Accessibility links

Кайнар хәбәр

Навальныйның өч адвокатын тоткарлаганнар


Алексей Навальный һәм адвокат Вадим Кобзев, 2015 ел
Алексей Навальный һәм адвокат Вадим Кобзев, 2015 ел

Тентү экстремист оешмада катнашу турындагы эш нигезендә узган, адвокатлар шикләнелүчеләр булып тора. "Тентүләрнең төп максаты - Алексейны юридик ярдәмсез һәм дөнья белән элемтәсез калдыру", дип язды Навальныйның көрәштәше Георгий Албуров.

Элегрәк оппозиционер сәясәтче Алексей Навальныйны яклаган адвокатларны тоткарлаганнар. 13 октябрь иртәсендә аларның фатирларында тентү үткән. Бу хакта Навальный такымының юридик бүлеге җитәкчесе Вячеслав Гимади җиткерә.

Тентү экстремист оешмада катнашу турындагы эш нигезендә узган, адвокатлар шикләнелүчеләр булып тора, дип яза ул. Навальный көрәштәше Иван Жданов бу адвокатларның исемнәрен атады: Вадим Кобзев, Игорь Сергунин һәм Алексей Липцер.

"Тентүләрнең төп максаты - Алексейны юридик ярдәмсез һәм дөнья белән элемтәсез калдыру", дип язды Навальныйның көрәштәше Георгий Албуров.

Сәясәтченең тагын бер тарафдары Леонид Волков исә тиздән Навальныйны аерым тәртипле колониягә күчерергә тиешләр, "кая икәне билгесез" дип искәртә. "Бу - аны тулысынча изоляцияләүгә таба куркыныч адым", ди ул.

Вазифаи хәлдән файдаланып экстремист берләшмә эшчәнлегендә катнашу маддәсе нигезендә адвокатларны 12 елга кадәр ирекләреннән мәхрүм итүләре бар.

  • 4 августта Мәскәү шәһәр мәхкәмәсе оппозиционер сәясәтче Алексей Навальныйны экстремист берләшмә төзүдә, экстремизмга һәм аны финанслауга чакыруда гаепле дип тапты һәм 19 елга ирегеннән мәхрүм итте.
  • Хөкем карарына ярашлы аны махсус тәртипле колониягә җибәрергә тиешләр, Русиядә шундый берничә генә колония бар. Анда гомерлеккә ирегеннән мәхрүм ителгәннәр һәм куркыныч рецидивистлар утыра, Навальныйны да шундыйлардан дип таптылар.
  • Алексей Навальный хәрәмләшүдә гаепләнеп Владимир өлкәсе колониясендә утыра. Күптән түгел аны "төзәтеп булмастай" дип камера төрендәге бердәм бинага (ЕПКТ) күчерделәр. Бу "бөтен төрдәге колонияләрдә дә мөмкин булган җәзалардан иң кырысы", дип язды ул.
  • Навальный гаебен танымый, күпчелек хокук яклаучы оешмалар аны сәяси тоткын дип таныды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG