Мәскәү Украинага һөҗүм иткәннән бирле сугышта Русиянең кимендә 34 412 хәрбие һәлак булган. Аларның исемнәрен ачык чыганаклар аша волонтерлар белән берлектә ВВС-ның урыс хезмәте һәм "Медиазона" журналистлары ачыклаган.
Тикшеренүчеләр әйтүенчә, үлемнәр аеруча мобилизацияләнгәннәр арасында тиз арта - барлыгы шундый 4029 хәрби һәлак булган. Шул ук вакытта аларның 30 проценты Украина контрһөҗүм башлагач, ягъни 2023 елның җәеннән башлап үлгән.
Иң күп үлүчеләр Краснодар краеннан диелә, төбәктән сугышка киткән 1335 кеше һәлак.
Шул ук вакытта һәлак булучыларның чын саны күпкә артыграк булуы бар, чөнки журналистлар бары тик хәрбинең үлеме рәсми расланган һәм аның статусын ачыкларга мөмкин булган очракларны гына исәпкә алуларын әйтә. Русия саклану министрлыгы Украинадагы сугышта булган югалтулары турында мәгълүмат бирми.
- Азатлык та Украинадагы сугышның беренче көненнән башлап анда һәлак булган Татарстан һәм Башкортстан кешеләрен бер исемлеккә туплап бара. Мәгълүмат рәсми хәбәрләрдән, социаль челтәрләрдән, башка чыганаклардан туплана. Журналистлар хисабына күрә, бүгенге көнгә Путин режимы башлаган бу сугышта Татарстаннан кимендә 622, Башкортстаннан кимендә 974 кеше һәлак булган.
- Сентябрь ахырына билгеле булганча, Русиядә "өлешчә" мобилизация игълан ителгәннән бирле "повестка" алып сугышка киткән кимендә өч мең кеше һәлак булган. Аларның 20 процентка якыны чакырылган көненнән соң ике ай да яшәмәгән. Мобилизацияләнгәннәрнең яртысыннан күбрәге фронтта беренче биш ай эчендә үлгән.
- Русия хакимиятләре 2024 ел өчен дәүләт бюджеты өлгесенә Украинада үлгән хәрбиләрнең гаиләләренә түләү өчен дип акча салган вакытта якынча 100 мең һәлак булучыны күз уңында тоткан. Моны 2024-2026 елларга каралган федераль бюджет өлгесен өйрәнеп "Можем объяснить" басмасы исәпләп чыгарды.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум