Accessibility links

Кайнар хәбәр

Вице-премьер: "Татарстаннан инвестицияләр генә түгел, технология дә китте"


Шамил Гафаров
Шамил Гафаров

Сәбәбе — Русиянең Украинага каршы башлаган сугышы.

Соңгы ике елда Татарстан икътисады һәм бюджеты зур югалтулар кичерде, дип белдерде республиканың вице-премьеры Шамил Гафаров. Бу хакта ул бүген Дәүләт шурасында 2024 елга исәпләнгән бюджет турындагы канун өлгесенә багышланган парламент тыңлауларында әйтте.

"Безнең сәнәгать оешмаларына хәзерге махсус операция шартларында ничек эшләргә туры килә! Әйе, без зур югалтулар кичердек. Бюджет та күпне югалтты. Татарстанда бик күп инвестицияләр ала алмыйбыз. Без чит ил инвесторлары белән эшли идек. Соңгы ике елда күбесе китте. Шуңа карамастан, без үсештә булырга ирешәбез", ди ул.

Гафаров республиканың икътисады да кыенлыклар кичерә дип саный.

"Бездән инвестицияләр генә түгел, технологияләр китә. Сер түгел, сәнәгатьтә, авыл хуҗалыгында, төзелеш өлкәсендә бик күп чит ил техникасы кулланыла. Аграрларга уңышны җыеп алыр өчен комбайннарны чыгарырга туры килә һәм алар кулдан нәрсә генә уйлап чыгармый", диде ул чит технологиясенә кытлык булуы турында сөйләп.

Киләсе елда Татарстанның эчке төбәк продукты 102,2 процентка үсәр дип көтелә. Республика икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов сүзләренчә, сәнәгать оешмаларына санкцияләр басымында эшләргә туры килә.

Финанс министры Радик Гайзатуллин сүзләренчә, Татарстан бюджетының төп керемен тәшкил итүче табышка салым кимергә мөмкин. 2024 елда бу салым 112,8 млрд сум күләмендә җыелыр дип көтелә. Шул ук вакытта быел 2023 елда казнага нефть, нефть химиясе оешмаларыннан 157 млрд сум күчереләчәк. 2022 елда бу күрсәткеч 166 млрд сум дәрәҗәсендә иде.

Татарстан бюджетында физик затларның керемгә салымы (НДФЛ) 137,5 млрд сумга артыр дип фаразлана.

2024 елда бюджет дефицитсыз булачак. Өлгедә республика керемнәре 383,9 млрд сум дәрәҗәсендә билгеләнгән. Чыгымнар да шул күләмдә булачак. Шул ук вакытта Татарстанның 2022 елгы бюджеты кереме 452,7 млрд сум тәшкил итте. Бу чор белән чагыштырганда, киләсе елда керемнәр 15 процентка кимиячәк дигән сүз.

Бүген Татарстан Дәүләт шурасында депутатлар 2023 елгы бюджетының дефицитын 45,4 млрд сумнан 29,7 млрд сумга киметте. Гайзатуллин сүзләренчә, Татарстан үз керемнәренең 60 процентын Мәскәүгә җибәргән.

  • 2022 елның 24 февралендә Путин Украинага каршы сугыш башлаганнан соң Русиягә карата санкцияләр кертелде. Бу Татарстан икътисадына һәм бюджетына да йогынты ясады.
  • Русия Украинага бәреп кергәннән соң 1200дән артык оешма Русиядә эшчәнлеген туктатты, аларның 372се илдән тулысынча китте.
  • 2023 елның гыйнвар-август айларында Татарстанның берләштерелгән бюджет кереме 354,9 млрд сум тәшкил итте. Ел башыннан Татарстан бюджетының нигезен тәшкил итүче табыш салымы 6 млрд сумга кимеде. Нефть ширкәтләренең республика бюджетына күчергән салымнары 11,2 млрд сумга азайды. Татарстан федераль кануннарга үзгәрешләр керү сәбәпле 43,6 млрд сум кеременнән мәхрүм калды. Бу шартларда республика Мәскәүдән кредитлар алуны арттырды.
  • Ел башында Рөстәм Миңнеханов Татарстанда нефть кеременнән җыелган салымнар Мәскәүгә күбрәк китәчәк дип кисәткән иде.
  • Җәен Татарстан президенты федераль кануннардан республика бюджеты 30 млрд сум керемен югалтты дип белдерде. Күптән түгел Рөстәм Миңнеханов Мәскәүнең нефть салымы бүленешен тәнкыйтьләде.
  • Азатлык сөйләшкән белгечләр Татарстанның икътисады бер яктан нефть эмбаргосыннан, икенче яктан Мәскәү сәясәтеннән зыян күрә дип саный.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG