Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстаннан үрнәк алып Русиянең тагын ун төбәгендә хосусый клиникаларга аборт ясаудан баш тартырга кушканнар


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Мондый төбәкләр арасында аннексияләнгән Кырым да бар. Ун төбәкнең дә башлыгы клиника җитәкчеләрен җыйган һәм аборт ясауга лицензияләрен ихтыяри рәвештә тапшырырга тәкъдим иткән. 

Татарстан хакимиятләре республикадагы хосусый медицина клиникаларыннан бала төшерү лицензиясеннән баш тартуны сораган иде, хәзер Русиянең тагын ун төбәге җитәкчеләре дә үзләрендәге клиникаларга шундый тәкъдим ясаган. Бу хакта Татарстан бала хокуклары вәкиле Ирина Волынец үзенең Telegram-каналында язып чыкты.

"Татарстан кабат алдынгылыкта. Безнең арттан Русиянең инде 10 төбәге хакимиятләре хосусый клиникалардан абортлардан баш тартуны сорады!", дигән ул.

Волынец аналар һәм балалык мәсьәләләре патриарх комиссиясе җитәкчесе Федор Лукьянов мәгълүматларына таяна. Аның әйтүенчә, бу ун төбәкнең дә башлыгы клиника җитәкчеләрен җыйган һәм аборт ясауга лицензияләрен ихтыяри рәвештә тапшырырга тәкъдим иткән.

Нинди төбәкләр турында сүз баруы әйтелми, әмма алар арасында аерым алганда аннексияләнгән Кырым да бар диелә.

  • Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматынча, республикада аборт ясатырга рөхсәте булган 86 хосусый медицина оешмасы бар, август ахырына шуларның өчтән бере йөклелекне өзү хезмәте күрсәтүдән баш тарткан. Клиникаларда журналистларга түрәләр тарафыннан басым булды, дип сөйләгәннәр иде.
  • Сентябрьдә Ирина Волынец республиканың сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллинга мөрәҗәгать итте һәм аборт ясамый башлаган хосусый медицина клиникаларына "ярдәм итәргә" чакырды. Волынец сүзләренчә, мондый дәваханәләргә "килми калган керемнәрен компенсацияләргә" кирәк. Ул моны клиникага мәҗбүри медицина иминиятләштерүенә (ОМС) керә торган башка хезмәтләр күрсәтү мөмкинлеге биреп эшләргә була дип саный.
  • Июль ахырында Татарстанда да йөклелекне өзәргә этәргән табибларга җәза бирергә тәкъдим иттеләр. Татарстан бала хокуклары вәкиле Ирина Волынец хатын-кызларны аборт ясарга күндергән табибларга штраф салырга яки аларны эштән алырга кирәк дип саный.
  • Моңарчы Ирина Волынец хосусый хастаханәләргә бала төшерүне тыярга кирәк дигән тәкъдим ясаган иде. Әмма Татарстанның хосусый клиникаларда бала төшертүне тыю тәкъдимен Русия думасында хупламадылар. Думаның гаилә, хатын-кызлар һәм балалар эшләре комитеты рәисе Нина Останина (КПРФ) әйтүенчә, абортларны мәҗбүри медицина иминияте полисы белән генә ясатуга калдырсалар да, "бу демографияне берничек тә яхшыртмаячак".
  • Августта Мордовиянең Дәүләт җыены абортны "пропагандалаган" һәм "хатын-кызларны ясалма рәвештә йөклелекләрен өзәргә этәргән" өчен штрафлар салырга мөмкинлек бирүче канун кабул итте.
  • Шул ук вакытта "Бердәм Русия" аборт өчен дарулар алуны авырлаштырырга тәкъдим итә.
  • Хакимият демография мәсьәләсен хәл итүне хатын-кызлар исәбенә башкарырга тырыша, ләкин шул ук вакытта халык санын киметкән проблемнарга күз йома. Эчкечелек, юл казалары, йөрәк-кан юлы, онкология чирләреннән үлү, ә хәзер инде сугышта һәлак булу очраклары коточкыч зур, шуңа бу югалтуларны каплар өчен бала тууларны да арттырырга кирәк дип тырыша хакимият. Бу җаваплылыкны хатын-кызлар җилкәсенә төшерә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG