Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан активистлары баш прокурордан Айрат Дилмөхәмәтов, Рамилә Сәетова һәм Фаил Алсыновка ачылган җинаять эшләрен кире карауны сорый


Фаил Алсынов
Фаил Алсынов

Активистлар фикеренчә "аларның өчесен дә республика башлыгы Радий Хәбиров таләбе белән гаепләгәннәр", чөнки алар иҗтимагый фикер лидерлары һәм Хәбировның республика белән идарә итүен вакытыннан алда туктатырга сәләтле кешеләр. 

Башкортстан җәмәгатьчеләре башкорт активистлары: Айрат Дилмөхәмәтов, Рамилә Сәетова һәм Фаил Алсыновка ачылган җинаять эшләре белән бәйле Русия баш прокуроры Игорь Красновка мөрәҗәгать иткән. Алар төшергән видео Youtube-та, "Патриоты Башкортостана" каналында чыкты.

"Хәзерге Русия кануннарында әйткән сүзләрне экстремистик дип бәяләп, җәза бирергә мөмкинлек бирүче нормалар бар. Мондый нормаларның булуы канун бозмаучыларга да җаваплылыкка тартылу куркынычы тудыра. Теләсә кайсы гражданга каршы эзәрлекләү башларга була, чөнки тыя торган нормалар инфляциясе һәрберебездән диярлек җинаятьче ясый", диелә күмәк мөрәҗәгатьтә.

Республика түрәләренең сәясәте белән килешмәүчеләр аларны тәнкыйтьләсә, бу кешеләргә Русия административ һәм җинаять кодексындагы экстремистик маддәләр нигезендә эшләр ачыла ди активистлар. Алар "өч очракны": Айрат Дилмөхәммәтовны, Рамилә Сәетованы (Галим) һәм Фаил Алсыновны мисалга китерә.

Активистлар фикеренчә "аларның өчесен дә республика башлыгы Радий Хәбиров таләбе белән гаепләгәннәр", чөнки алар иҗтимагый фикер лидерлары һәм Хәбировның республика белән идарә итүен вакытыннан алда туктатырга сәләтле кешеләр.

Активистлар фикеренчә, Сәетова да, Дилмөхәмәтов та, Алсынов та республика хакимиятен тәнкыйтьләгән, ә кулга ияләштерелгән белгечләр экспертизада шушы тәнкыйть сүзләрен экстремизм дип күрсәткән. Шуңа аларның җинаять эшләрендәге экспертиза нәтиҗәсен бәйсез белгечләрдән ясатырга тәкъдим итәләр.

Шулай ук мөрәҗәгать авторлары Айрат Дилмөхәммәтовның хөкем карарын күзәтү тәртибендә кире карауны, Рамилә Сәетованың җинаять эшен өстәмә рәвештә тикшерүне, ә Фаил Алсыновның җинаять эшен туктатуны таләп итә.

  • Айрат Дилмөхәммәтовка 2020 елның 24 августында тугыз ел кырыс тәртипле колония хөкеме бирелде.
  • Ул ФСБ тарафыннан 2019 елның мартында тоткарланды. Активистның "Русиядә яңа федерация төзергә" тәкъдимнәре яңгыраган интернетта чыккан видео һәм 2018 елның маенда "Эхо Москвы" эфирында әйткән сүзләре нигезендә Дилмөхәммәтовка Русия бөтенлеген җимерүгә чакыру турындагы маддә кысаларында гаеп белдерелде. 2018 елның ноябрендә "Хизб ут-Тәхрир" (Русиядә тыелган) эше нигезендә төрмәгә утыртылган мөселманнарны яклап чыккан өчен аңа террорчылыкны аклау маддәсе нигезендә гаеп белдерелде. 2018 елда Баймакта башкортлар һәм чеченнар арасындагы ызгыш вакытында сөйләгән сүзләре экстремистлык эшчәнлегенә чакыру дип бәяләнде.
  • 2020 елның гыйнварында ФСБ "экстремистлык эшчәнлеген финанслау" маддәсе нигезендә Дилмөхәммәтовка каршы тагын бер җинаять эше ачты. Соңрак "террорчылыкны аклау" маддәсе "террорчылыкны пропагандалау" маддәсенә алыштырылды.
  • Быел 17 майда Уфаның Киров районы мәхкәмәсе 56 яшьлек башкорт активисты Рамилә Сәетованы кулга алды. Аны "дәүләт иминлегенә каршы эшчәнлеккә чакыру"да (Җинаять кодексының 280.4 маддәсе") гаеплиләр. Тикшерү мәгълүматынча, 2022 елның 11 ноябрендә Русиянең Украинага каршы сугыш алып баруына каршы булган Рамилә Сәетова YouTube-дагы каналында мобилизациягә эләккән русияләргә багышлап мөрәҗәгать калдырган. Ул аларга "Бүген чын батырлык – мин үтерергә риза түгел дип әйтү", дигән. Активист мобилизацияләнүчеләрне үз хокуклары өчен көрәшергә өнди.
  • Экстремистик эшчәнлеккә чакыруда гаепләнеп ике ел чамасы иректән мәхрүм булган Рамилә Сәетова әле узган елның 12 августында гына иреккә чыккан иде.
  • Быел 12 октябрь иртәсендә битлек кигән кораллы кешеләрнең башкорт активисты Фаил Алсыновны тоткарлавы хәбәр ителде.
  • Соңрак активистка Русия Җинаять кодексының 282нче маддәсе (нәфрәт яки дошманлык уяту) нигезендә җинаять эше ачылуы билгеле булды. Моңа аның Ишморза авылындагы халык җыенында ясаган чыгышын сәбәп иткәннәр.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG