Accessibility links

Кайнар хәбәр

Идел буе төбәкләре арасында иң күп сәяси тоткыннар Башкортстанда тотыла


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Башкортстанда мондый тоткыннар саны 29. Татарстанда - 14.

Сәяси золым корбаннарын искә алу көнендә "Настоящее время" һәм "Скат" журналистлары "Архипелаг ФСИН" дигән интерактив харита чыгарды. Анда Русиядә сәяси сәбәпләр белән ачылган җинаять эшләре турында белешмәләр тупланган.

Басмалар мәгълүматынча, Русия колонияләрендә, төрмәләрендә һәм тикшерү изоляторларында шундый 807 тоткын бар.

Интерактив харитада Идел буе төбәкләрендәге сәяси тоткыннар турында да белешмәләр китерелә. Аларның саны ягыннан Башкортстан беренче урында тора - республикада шундый 29 тоткын бар.

Икенче урында Киров һәм Ульян өлкәләре (19ар), өченчедә – Саратов өлкәсе (16 кеше). Харитада билгеләнгәнчә, Татарстанда сәяси сәбәпләр белән җинаять эзәрлекләвенә дучар булган 14 тоткын тотыла.

  • 30 октябрьдә Русиянең ирекләреннән мәхрүм ителгән берничә сәясәтчесе Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көнендә ачлык тотты. Аларга Лилия Чанышева да кушылды.
  • "Мемориал" рәистәше Сергей Давидис әйтүенчә, соңгы ел ярымда сәяси эзәрлекләүләргә төрле социаль төркем кешеләре дучар була: "балигъ булмаучылардан алып, 75 яшьлекләргә кадәр, белеме бөтенләй булмаучылардан алып бик белемле кешеләргәчә".
  • Шулай ук хокук яклаучы соңгы ел ярымда күзәтелгән тагын бер үзенчәлекне искәрткән: Русия эчендәге сәяси репрессияләрнең географиясе киңәйгән.
  • "Элегрәк миллионнан артык кеше яшәгән шәһәрләрдә яшәүчеләр генә, чынлап та хакимияткә каршы чыккан активистлар гына эзәрлекләүләргә дучар була иде, хәзер исә зур булмаган шәһәрләрдә һәм хәтта авылларда яшәүче, берни кылмаган кешеләрне дә эзәрлекләүләр ешая", ди ул.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG