Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: Илья Яшинга "ят агент" бурычларын үтәүдән качу турында яңа җинаять эше әзерлиләр


Илья Яшин
Илья Яшин

Яшин социаль челтәрләрдәге постларына "ят агент" тамгасы куймаган. Аерым алганда аның Telegram-каналында быел сентябрьдән октябрьгә кадәр чорда чыккан алты язма турында сүз бара. Бу постларның барысы да диярлек Русия президенты Владимир Путинга кагыла, дип искәртелә.

Русия гаскәре турында "ялган мәгълүмат тарату" эше нигезендә 8,5 елга колониягә хөкем ителгән оппозиционер сәясәтче Илья Яшинга каршы яңа җинаять эше ачулары бар. Бу юлы "ят агент" бурычларын үтәүдән качу турында (Җинаять кодексының 330.1 маддәсе), дип хәбәр итә "Медуза".

Басма искәртүенчә, Яшин социаль челтәрләрдәге постларына "ят агент" тамгасы куймаган һәм җинаять эше ачылуга шушы сәбәпче булырга мөмкин.

Аерым алганда оппозиционерның Telegram-каналында быел сентябрьдән октябрьгә кадәр чорда чыккан алты язма турында сүз бара. Бу постларның барысы да диярлек Русия президенты Владимир Путинга кагыла, дип искәртә "Новая газета Европа".

"Медуза" эш материалларын тапкан, аларда Җәзаларны үтәү федераль хезмәтенең (ФСИН) Роскомнадзорга җавабы да бар.

Җавапта әйтелгәнчә, Яшин тикшерү изоляторында интернетка керә алмаса да, "адвокатлар килгәндә, туганнары белән кыска вакытка күрешкәндә яки хат алышу юлы белән мәгълүматны өченче затлар аша тарату процессын оештырган" булырга мөмкин.

"Ят агент" тамгасының булмавы турындагы беркетмәне Яшинга чәршәмбе, 8 ноябрьдә төземәкчеләр. Бу процедура сәясәтче тотыла торган Мәскәү тикшерү изоляторында узачак, дип искәртә басма.

Русия Юстиция министрлыгы Яшинны "ят агент" дип 2022 елның иблендә игълан иткән иде.

  • Илья Яшин - сәясәтче, элекке мунициаль депутат. Украинаның Буча шәһәрендә яшәүчеләрне күпләп үтерүләре турында стрим ясавы өчен, Русия гаскәре турында ялган мәгълүмат таратуда гаепле дип табылып, 8,5 елга ирегеннән мәхрүм ителде. Ул Русиядә калган һәм Украина белән сугышка ачыктан-ачык каршы чыккан берничә оппозиция сәясәтчесенең берсе. "Сәяси тоткыннарны хуплау. Мемориал" хокук яклау проекты аны сәяси тоткын дип таныды.
  • Берничә көн элек ул Азатлык журналисты Алсу Кормашевага теләктәшлек белдердеп, Х социаль челтәрендә язып чыкты. "Мин журналист Алсу Кормашевага теләктәшлек белдерәм. Аны үзен (!) ят агентлар реестрына кертүне сорап юстиция министрлыгына мөрәҗәгать итмәгәне өчен тикшерү изоляторына утырттылар", дип язган Яшин.

    Аның сүзләренчә, "әлеге җинаять эше Путин үлчәме белән караганда да чиктән ашкан, чын сафсата".

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG