Русиянең Башкортстан республикасындагы Тикшерү комитеты идарәсе Русиядә тыелган "Башкорт" милли оешмасының элеккеге рәисе Фаил Алсыновка карата ачылган җинаять эшен тикшерүне төгәлләде һәм аңа милләтара нәфрәт уятуда гаепләү белдерелде. Активист үзе Радий Хәбировка язган ачык хатында бар гаепләүне кире кага. Башкорт активистлары Алсыновны яклап киңкүләм хәрәкәт җәелдереп җибәрде.
Октябрь азагында Фаил Алсынов Башкортстан башлыгы Радий Хәбировка ачык хат бастырды. Ул анда республика җитәкчесе прокурорга язган хатында үзенә белдерелгән гаепләүләргә җавап бирде.
Моңа кадәр, Алсыновка карата башланган яңа эзәрлекләүнең нәкъ менә Радий Хәбировның прокурорга шәхсән мөрәҗәгате аркасында ачылуы мәгълүм булган иде. Ул анда Алсыновны "милләтара нәфрәт уятуда", "дәүләткә каршы чыгышлар ясауда", "экстремистик эшчәнлек алып баруда", шулай ук "Русия кораллы көчләрен дискредитацияләүдә" гаепләп җинаять җаваплылыгына тартуны сораган.
Бу тикшерүне сорап прокурорга мөрәҗәгать итүенең сәбәбе быелның апрель азагында Алсыновның Баймак районы Ишморза авылындагы чыгышы булган. Ул чакта активист Урал артында канунсыз рәвештә алтын табуга каршы чыгыш ясап, республикада яшәүче башка милләтләр (татарлар, әрмәннәр, урыслар һәм башкалар) "башка төбәкләргә һәм башка җирләргә китә ала (начар тормыш шартлары туган очракта), ә башкортлар үз йортын ташлап китә алмый" дип сөйләгән иде.
Радий Хәбировның хатыннан соң, Русиянең Башкортстандагы Тикшерү комитеты идарәсе Фаил Алсыновка карата РФ Җинаять кодексының 282 маддәсе 1 бүлеге нигезендә җинаять эше ачты һәм аннан читкә китмәү турындагы белешмәгә имза куйдырды. Әлеге 282 маддә нигезендә каралган иң зур җәза – 5 еллык төрмә.
Фаил Алсыновның Радий Хәбировка язылган ачык хаты басылып, социаль челтәрләрдә таралганнан соң, Башкортстан активистлары аны яклап киңкүләм хәрәкәт җәелдереп җибәрде. Социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда җәмәгатьчеләрнең шәхси яки төркемләп яздырган күпсанлы мөрәҗәгатьләре басыла башлады.
— Без Торатау шиханында Фаил Алсыновка теләктәшлек белдерергә һәм республика башлыгы Радий Хәбировка ышанычыбыз юклыгын күрсәтергә җыелдык, – дип белдерә Стәрлетамак һәм Ишембай экоактивистлары төркеме. — Хәбировның хаты яла яга, уйдырмалар белән тутырылган; тәрҗемәсе дә бөтенләй дөрес түгел. Ә Фаил Алсыновның хаты яктылык, зирәклек һәм туган ягына, газиз халкына мәхәббәт белән сугарылган.
Җәмәгать эшлеклесе Роберт Мусин, Радий Хәбировка мөрәҗәгать итеп:
— Әгәр сез шушы пычрак, яла ягучы эш белән Фаил Алсыновны утыртырга җыенасыз икән, шунда ук гаепләнүчеләр өчен берничә чакрымлы эскәмия дә кора аласыз — бу процесста Фаил янәшәсенә утырырга әзер кешеләрнең беренчесе мин, дип белдерде.
"Башкортостанның яшел калканы" иҗтимагый хәрәкәте активисты Дмитрий Петров фикеренчә, Алсынов белән бу каршылыкта республика башлыгы оттырачак кына.
— Хәбиров шәхсән аңа [Алсыновка] карата гаризасын нәрсә аркасында язган булса, чынлыкта шул ук фактлар Хәбировның сайлау алдыннан биргән вәгъдәләренең, Башкортстанда канунсыз карьерларны бетерү турындагы вәгъдәсенең чәлпәрәмә килүе турында йомшак һәм ипләп кенә әйтү булып тора. Республика халкы канун бозучыларга бар да рөхсәт ителүен күреп тора. Әлегә моның белән хокук яклаучы органнар да, табигатьне яклаучы органнар да җитди генә берни эшли алмый. Ә инде бердәм рәвештә кабул ителгән карарларның игътибарсыз калдырылуын шул халыкның лидеры (Фаил Алсынов), гомум җәмәгатьчелеккә чыгып түземлегебез төкәнүе турында йомшак кына итеп әйткәч, Хәбиров проблем белән түгел, ә гомум фикерне әйткән кеше белән көрәшергә карар кылды, — ди Петров.
"Үз гомерендә бер тапкыр да намусына һәм абруена тап төшермәгән (Хәбировтан аермалы буларак), туган җиренең ихлас патриоты булган һәм артында дистәләрчә мең тарафдары торган кеше белән ачык рәвештә конфликтка керү Хәбиров өчен сәяси карьерасының түбән тәгәрәве дигән сүз", дип өсти Дмитрий Петров.
— Республикада билгеле һәр җәмәгатьче өчен бу вазгыять "лакмус кәгазе" кебек: кемдер бүген дәшми калса һәм Фаилгә теләктәшлек белдерүдән баш тартса, шул ук куркыныч астында калачагын һәм вакыт узу белән һәркем артыннан киләчәкләрен белеп тора, — ди Петров.
"Кырмыскалы эше" нигезендә хөкем ителгәннәрнең берсе, башкорт активисты Рөстәм Аманов Алсыновка каршы җинаять эше ачуны башлап йөрүчеләрне "үләксә козгыннары" дип атады.
— Фаил Алсыновка карата ачылган җинаять эше, безнең төбәк экологиясен, табигатьне яклап ясаган чыгышы өчен булуын барыгыз да аңлыйсыздыр, — дип сөйли Аманов. — Мин хәзер Баймак районындагы Граф күле янында басып торам. Күргәнегезчә, биредә чокырлар гына. Рекультивация дә, башка эшләр дә башкарылмаган; безнең күл буендагы җирләрне үтә алмаслык сазга һәм пычракка әйләндерделәр. Фаил Алсынов шуны булдырмау өчен тырышкан иде, — ди ул.
Чыгышы белән Башкортстаннан булган, хәзер Русиянең төньяктагы төбәкләренең берсендә яшәүче һәм эшләүче Юлия Нурисламова үз видеомөрәҗәгатендә: "Башкортстанның иң яхшы улларыннан кулларыгызны алыгыз!" дип белдерде.
— 2020 елда ялга кайтып, Куштауга килеп эләктем һәм халыкның ничек берләшүен күрдем. Шунда мин Фаил Алсынов турында – аның ничек итеп төрле милләтле, төрле динле кешеләрне берләштерүен белдем. Хәзер аңа яла ягулары, җинаять эше тегүләренә бик ачулымын. Мин генә түгел – Төньякта чыгышы белән Башкортстаннан булганнар бик күп, чөнки республикада эш юк. Туган ягыма кайткан саен, берни дә үзгәрмәвен күрәм: юлларда шул ук чокырлар, медицина түбән тәгәрәгән хәлдә.... Нишләргә соң? "Өйдә эшләү бәхете" кайда соң ул?! (Радий Хәбиров 2019 елдагы сайлауларга шул шигар белән чыккан иде — ред.) — дип сөйли Нурисламова.
Башкортстанның Әбҗәлил районы активистлары район үзәгендә җыелып хор белән: "Фаил Алсыновка азатлык!" дип кычкырдылар.
Җәмәгатьче Шамил Абдуллин өч башкорт активистын (Айрат Дилмөхәммәтов, Рамилә Сәетова, Фаил Алсыновны) беренче чиратта сәяси сәбәпләр аркасында милли сәяси лидерлар буларак эзәрлеклиләр дип белдерде.
— Бу айсбергның без күргән өлеше һәм нәтиҗәсе генә, ә чын сәбәбе — илдә барган сәяси процессларда. Башкортстанда гына түгел, ә тулаем Русиядә баручы сәяси процессларда. Биредә Башкортстан башлыгы күбрәк башкаручы гына, ә башлап йөрүче һәм әйдәп баручы түгел, – дип үз фикерен белдерә Абдуллин. – Эш югарыда утыручы түрәнең конкрет активистны күрә алмавында һәм Куштау өчен кемнәндер үч алырга теләвендә яки шуның ишедә түгел. Хәер, аларын да инкарь итәргә ярамый. Шулай да, эш, беренче чиратта, сәясәттә. Күптән билгеле, хакимият халыкның теләсә нинди формадагы иҗтимагый-сәяси эшчәнлегенә ничек кенә начар карамасын, безгә җирле һәм төбәк түрәләрен бераз тәнкыйтьләргә рөхсәт ителә. Район башлыкларын, министрларны, депутатларны һәм башкаларны сүгәргә ярый. Хәтта Хәбировны да сүгәргә ярый – моның өчен, бәлки, бераз аяк-кулларны сындырырлар, бәлки, полициягә йөртерләр, штраф түләтерләр. Әмма төрмәгә берәүне дә утыртканнары юк. Хәтта күпмедер дәрәҗәдә җәмәгатьчелек алдында экология, ЖКХ, сәламәтлек саклау, хәтта тел мәсьәләләрен һәм тагын күп нәрсәне күтәрергә мөмкин. Әмма аерым-аерым гына. Аларны берләштерергә ярамый. Чөнки берләштерсәң инде сәясәт килеп чыга. Ә Русиядә сәясәткә керү һәм милләтчелек тыела. Моның өчен бик озакка төрмәгә аталар.
Фаил Алсыновның яклаучысы Илнур Сөендеков "Idel.Реалии"га хәбәр итүенчә, октябрь азагында Башкортстандагы Тикшерү комитеты төбәк идарәсенең аеруча мөһим эшләр бүлеге тикшерүчесе Антон Свистун активист эшендә гаепләүле нәтиҗә чыгарган һәм аны республика прокуратурасына юллаган.
— Ун көн эчендә прокурор бу гаепләү белән килешеп аны мәхкәмәгә җибәрергә яки Тикшерү комитетына тикшереп бетерү өчен кире кайтарырга тиеш. Без, әлбәттә, кире кайтарыласына өмет итәбез, - ди яклаучы.
Узган атнада башкорт җәмәгатьчелеге Русиянең баш прокуроры Игорь Красновка мөрәҗәгать яздырды. Алар Айрат Дилмөхәммәтовка, Рамилә Сәетовага һәм Фаил Алсыновка карата барган эзәрлекләүне туктатуны таләп итә.
"Айрат Дилмөхәммәтовка карата кабул ителгән карар яңадан каралырга, Рамилә Сәетовага каршы кузгатылган җинаять эше тикшереп бетерү өчен кире кайтарылырга, Фаил Алсыновка карата ачылган җинаять эше туктатылырга тиеш, дип белдерде активистлар.
Чехиядәге Карлов университеты докторанты, Русия халыкларының һәм, аерым алганда, Идел-Урал төбәге халыкларының милли хәрәкәте белгече Харун Сидоров фикеренчә, хакимият әлегә кадәр Фаил Алсыновка карата нинди җәза сайлаячагын хәл итмәгән. Катгый җәза бирелгән очракта, халык белән хакимият арасындагы "һөҗүм итмәү турындагы" язылмаган солыхка нокта куелырга мөмкин.
— Чынлыкта, бу гаепләүнең төп сәбәбе ачык: Башкортстанда әлегә кадәр хакимияткә каршы оран салырлык һәм каршылык чараларына күпләгән кешене чыгара алырлык лидер иректә йөри. Айрат Дилмөхәммәтов белән Рамилә Сәетова инде утыра, Руслан Габбасов илдән читкә кысып чыгарылды да өендә куркыныч "экстремист һәм террорист" дип игълан ителде, ә башкалар шуларга карап авызларын ябарга мәҗбүр булды. Бу вазгыятьтә, киресенчә, Фаил Алсыновның Башкортстанда әлегә кадәр иректә йөрүенә карата сораулар да туарга мөмкин иде.
Бу сорауга җавап өстә генә ята — югарыда саналганнар арасында тәвәккәл һәм кыю адымнарга әзер башкорт яшьләрен берләштерерлек иң базымлы кеше Фаил Алсынов дип уйларга җирлек бар. Шуннан куркып, хакимият әлегә кадәр репрессияләрдә чагыштырмача саграк булды. Әйе, "Башкорт" оешмасын тыйдылар, әмма төрле чорда аның эшчәнлегенә җәлеп ителгән меңләгән кешедән бары тик берничәсе генә репрессияләргә дучар ителде. Һәм соңгы вакытка кадәр үзенә күрә рәсми булмаган килешү эшләп килде — хакимият аларга тими, ә алар актив эшчәнлектән тыелып тора.
Фаил Алсынов та, шул ук Айрат Дилмөхәммәтов белән Рамилә Сәетовадан аермалы буларак, соңгы елларда актив эшчәнлек алып бармады. Дәшми калу мөмкин булмаган очракларда гына бер-ике тапкыр чыгыш ясады. Күрәсең, Уфаның ак йортында да моны өлешчә булса да аңлыйлардыр. Алсыновны әлегә СИЗОга утыртмыйча, читкә чыкмау турындагы килешү белән калдырулары да, аның мөнәсәбәтендә ахыргы карар әлегә кадәр кабул ителмәү турында сөйли. Һәм бу нигезле дә, чөнки Фаил Алсыновка карата кабул ителгән катгый җәза хакимият белән халык арасындагы "һөҗүм итмәү турындагы" язылмаган солыхны юкка чыгарырга мөмкин. Шуңа бу карарны кабул иткәнче, яхшылап уйларга кирәк, — ди Харун Сидоров.
Белешмә: Кырмыскалы эше
Башкортстанның Кырмыскалы районында яшәүче Рөстәм Аманов, Илнур Кинисаров, Раил Абкадыйров һәм Марат Шәрәфетдинов 2021 елның гыйнварында сак астына алынды. Алар 2020 елның ноябрендә Кырмыскалы районында әрмән диаспорасы катнашында килеп чыккан низагта катнашкан диелде. Тоткарлау чарасын Башкортстан ФСБ идарәсе "Э" үзәге белән берлектә башкарды. Тентү вакытында утлы һәм салкын корал, экстремист әдәбият та табылды дип хәбәр ителде. Алданрак Башкортстан башлыгы каршындагы Кеше хокуклары шурасы әгъзасы Әлмира Жукова Илнур Кинисаровка коралны китереп ташлаганнар дип белдергән иде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум