Accessibility links

Кайнар хәбәр

Аннексияләнгән Кырымның сәламәтлек саклау министры төбәктәге хосусый клиникалар аборт ясаудан "ихтыяри рәвештә" баш тартты дип белдерде


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Министр әйтүенчә,  хосусый клиникаларның җитәкчеләре белән очрашуда шундый карарга килгәннәр. Янәсе, клиника җитәкчеләренә "демографик вазгыятьне яхшыртуга өлеш кертергә" тәкъдим ителгән. Хезмәттәшләр бу тәкъдимне уңай бәяләде, ди Константин Скорупский.

Русия басып алган Кырымдагы хосусый клиникалар төбәкнең сәламәтлек саклау министрлыгына аборт ясау хезмәте күрсәтүдән "үз ихтыярлары белән" туктаячакларын хәбәр иткән. Бу хакта аннексияләнгән Кырымның сәламәтлек саклау министры Константин Скорупский әйтте.

"Шул рәвешле Кырымда йөклелекне ясалма рәвештә өзү бары тик дәүләт медицина оешмаларында гына башкарылачак", диде ул.

Министр сүзләренчә, бу карарга хосусый клиникаларның җитәкчеләре белән очрашуда килгәннәр. Янәсе, аларга "демографик вазгыятьне яхшыртуга өлеш кертергә" тәкъдим ителгән. Скорупский "хезмәттәшләр бу тәкъдимне уңай бәяләде" ди. Фикер алышуларда нинди клиникалар катнашуы әйтелми.

Министр фикеренчә дәүләт оешмаларында хатын-кыз "төрле ягын уйлап карар кабул итә алачак", чөнки андагы медицина хезмәткәрләре балалы гаиләләргә социаль ярдәм чаралары турында сөйли һәм аборт ясаганчы психологик консультацияләр уздыра.

Күптән түгел Татарстанга ияреп, Русиянең тагын ун төбәге җитәкчеләренең дә үзләрендәге клиникаларга бала төшерми башларга кушуы хәбәр ителде. Бу ун төбәкнең дә башлыгы клиника җитәкчеләрен җыйган һәм аборт ясауга лицензияләрен ихтыяри рәвештә тапшырырга тәкъдим иткән диелгән иде. Нинди төбәкләр турында сүз баруы әйтелми, әмма алар арасында аннексияләнгән Кырым да булуы искәртелде.

  • Июль ахырында Татарстанда йөклелекне өзәргә этәргән табибларга җәза бирергә тәкъдим иттеләр. Татарстан бала хокуклары вәкиле Ирина Волынец хатын-кызларны аборт ясарга күндергән табибларга штраф салырга яки аларны эштән алырга кирәк дип саный.
  • Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматынча, республикада аборт ясатырга рөхсәте булган 86 хосусый медицина оешмасы бар, август ахырына шуларның өчтән бере йөклелекне өзү хезмәте күрсәтүдән баш тарткан. Клиникаларда журналистларга түрәләр тарафыннан басым булды, дип сөйләгәннәр иде.
  • Сентябрьдә Ирина Волынец республиканың сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллинга мөрәҗәгать итте һәм аборт ясамый башлаган хосусый медицина клиникаларына "ярдәм итәргә" чакырды. Волынец сүзләренчә, мондый дәваханәләргә "килми калган керемнәрен компенсацияләргә" кирәк. Ул моны клиникага мәҗбүри медицина иминиятләштерүенә (ОМС) керә торган башка хезмәтләр күрсәтү мөмкинлеге биреп эшләргә була дип саный.
  • Августта Мордовиянең Дәүләт җыены абортны "пропагандалаган" һәм "хатын-кызларны ясалма рәвештә йөклелекләрен өзәргә этәргән" өчен штрафлар салырга мөмкинлек бирүче канун кабул итте.
  • Шул ук вакытта "Бердәм Русия" аборт өчен дарулар алуны авырлаштырырга тәкъдим итә.
  • Русиядә аборт ясау фикереннән баш тартып, баланы тудырырга булган хатын-кызларга акча түләргә дә тәкъдим итәләр.
  • Хакимият демография мәсьәләсен хәл итүне хатын-кызлар исәбенә башкарырга тырыша, ләкин шул ук вакытта халык санын киметкән проблемнарга күз йома. Эчкечелек, юл казалары, йөрәк-кан юлы, онкология чирләреннән үлү, ә хәзер инде сугышта һәлак булу очраклары коточкыч зур, шуңа бу югалтуларны каплар өчен бала тууларны да арттырырга кирәк дип тырыша хакимият. Бу җаваплылыкны хатын-кызлар җилкәсенә төшерә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG