Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Вознесение трактын төзеп бетерүгә 13 млрд сум җитми


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Моңа кадәр юлның беренче өлешен федераль бюджет кредитына төзегәннәр иде.

Казанда Вознесение трактының икенче өлешен төзеп бетерү өчен акча җитми. Моңа 13 млрд сум акча кирәк. Бу хакта бүген Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов хөкүмәттә узган брифингта белдерде.

"Быел якынча 7 млрд сумга финанслау бар. Шулай да, эшне бетерер өчен 20 млрд сум кирәк. Шуңа да эш 2024 елда да дәвам итәчәк", диде ул.

Министр сүзләренчә, хәзерге вакытта финанслау юлларын эзләү бара.

Сүз Җиңү проспектыннан алып М7 федераль трассасына кадәр дәвам итәчәк 8 км юл турында бара.

Вознесение тракты төзелеше 2021 елда башланды. Ул 11,7 км озынлыктагы юл. Аны төзер өчен Татарстан рәсмиләре федераль бюджеттан инфраструктур кредитлар алды. 2022 елда 10,4 млрд сум өч объектка, шул исәптән Вознесение трактына бүлеп бирелде дип әйтелде.

Бүгенгә Вознесение трактының 3,8 км өлеше генә әзер. Аны 12 октябрьдә ачтылар. Юл Гвардия урамы белән Җиңү проспектын тоташтыра.

Ел башыннан Татарстанның дәүләт бурычы 25,5 млрд сумга артып, 129 млрд сумга җитәр дип көтелә. Аның төп өлешен федераль бюджет кредитлары тәшкил итә. Быел Татарстан өстәмә кредитлар алды.

Федераль салым хезмәтенең Татарстан идарәсе мәгълүматына караганда, 2022 елда республика үзендә җыелган керемнең 65 процентын федераль үзәккә күчергән. Татарстан 1,25 трлн сум күләмендә туплаган салымнарның 813 млрд сумын Русия бюджетына, 443 млрд – Татарстанның берләштерелгән бюджетында җибәргән. Мәскәүгә юлланган акчалар узган ел ел 5 процентка арткан.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG