Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мобилизацияләнгән ирләрне сугыштан өйләренә кайтару хәрәкәте көчәя


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Русиядә киләсе елга сайлаулар уза һәм бу вазгыятьтә төбәкләрдәге хакимиятләргә куелган төп бурычларның берсе — мобилизацияләнгәннәрнең хатыннары арасында протест кәефләренә юл куймау.

Мобилизацияләнгән ирләрнең хатыннары тавышы катырак чыга башлады. Русиянең Украинадагы сугышына ирләрне мобилизацияләп җыюга бер ел булды, хәрбиләр әлегәчә фронта, аларны ялга гына кайтаралар. Сугыш бетми торып, бөтенләйгә кайтару булмаячак диләр.

Хатыннар моның белән килешергә теләми. Гаделлек юк, ник безнең ирләр генә хезмәт итә, аларны кайтарырга кирәк ди.

Хәбиров хатыннар сүзенә колак салмады

Башкортстан башлыгы Радий Хәбировның "Туры эфиры" алдыннан алар башлыкның социаль челтәренә язып тутырды.

— Мобилизацияләнгән егетләрне кайчан кайтарасыз? Комментарларны сөртеп ташламагыз. Мобилизацияләнгәннәрнең туганнары өчен бу мөһим мәсьәлә, — дип язды Наилә Миңдиярова-Үтәгәнова.

— Кемдер качты, кемдер бармый калды һәм аларга берни юк, ә безнең ирләр качмады, гомерләрен куркыныч астына куеп, китте. Калган кешеләр җылыда яши, йомшак караватларда йоклый, ә безнең ирләр салкында тычканнар белән йоклый, — дип кушылды язышуга Елена Гайнуллина.

Кыйгы районыннан мобилизацияләнгән ирнең апасы Рината Нотфуллина, "БлизкиеСВО" иҗтимагый оешмасы рәисе Ирина Николаева Башкортстан башлыгыннан "төньяк-көнчыгыш"тан мобилизацияләнүчеләрнең проблемнарын чишүне" сорады.

— Безнең егетләрне "ЛНР" һәм "ДНР" командирларына ташладылар. Ә алар — элекке шахтерлар, укытучылар. Безнекеләрне сакламыйлар, гел штурмга җибәрәләр, ялга кайтармыйлар! Нишләргә безгә, "200 йөге" (табутта кайтарылган мәетне шулай атыйлар - ред.) көтәргәме? Ник аларны башкорт батальоннарына күчерүне хәл итмиләр? Безнең сугышчыларга ярдәм итегез яки безнекеләр белән эшләрлек кеше җибәрегез. Бер ай эчендә алар ике бүлек алыштырды, гел үзгәртеп торалар", — дип язды Николаева.

— Гаделлек сорыйбыз. Мобилизацияләнүчеләрне алыштырырга вакыт. Алар хәрби түгел, гади кешеләр. Ник безнең ирләр генә шулай эләкте? Ә безнең балалар әтисез үсәргә тиеш? Бер елдан артык инде фронтта. Башка ирләр чираты җитте, — дип язды Уфадан Екатерина Заверуха.

Сорауларның кайберләрне Республика белән идарә итү үзәге (ЦУР) вәкилләре стандарт текст белән җавап бирде: "Русия президенытының "Русиядә өлешчә мобилизация игълан итү турында" фәрманына ярашлы, хәрбиләр төзегән контрактлар өлешчә мобилизация тәмамланганчы гамәлдә".

— Нинди контракт? Мобилизацияләнүчеләр килешүләр төземәде, — диде моңа Вилена Каримова.

— Аларга чакыру килде, эшләренә үк китереп бирделәр, — диде тагын бер хатын.

Әмма бу сүзләргә бернинди җавап та булмады. Кайбер сораулар бөтенләй сөртеп ташланды.

"Хәбиров посты астына окоплар, тычканнар фотосы җибәрдем. Алар мине кара исемлеккә тыкты һәм постны сөртеп ташлады", дип язды соңрак "Путь домой. БАШКИРИЯ" Телеграм каналында Римма исемле хатын. Ул мондый фото калдырды:

Башкортстаннан мобилизацияләнгән ирнең хатыны белдерүенчә, бу Украинадагы сугышта Русия солдатлары төзегән окопларның берсе
Башкортстаннан мобилизацияләнгән ирнең хатыны белдерүенчә, бу Украинадагы сугышта Русия солдатлары төзегән окопларның берсе

— Кызганычка, сугышчылар өйләренә исән-имин кайтсын өчен берни эшли алмыйсыз. СВО чорында инде күпме якташны җирләдек. 10 ел дәвам иткән Әфган сугышында да Башкортстаннан шулкадәр кеше үлмәде, — дип нәтиҗә ясады Стәрлетамакта Нина Иванникова.

"Туры эфир" вакытында Радий Хәбировка хатыннарның әлеге сораулары бирелмәде. "Махсус хәрби операция" (Русиядә Украинага һөҗүмне шулай дип атыйлар — ред.) темасына ул берничә кагылды, ләкин Башкортстан ирләренең "каһарманлыгы" һәм хәрбиләр гаиләләренә ярдәм итү турында гына сөйләде.

Шулай да сугыш җиренә баруы турында бәян иткәндә, "Шәйморатов батальонының беренче төркеменнән күп дигәндә ике дистә кеше калды — бер өлеше һәлак булган, бер өлеше демобилизацияләнгән, кемдер яраланган, анда инде икенче-өченче төркем керде", дип әйтеп куйды.

Татарстан хатыннары саграк

Татарстанда протест кәефләре сизелми. Бары күптән түгел мобилизациягә эләгеп, 1234нче полкта сугыша торган Татарстан ирләрен туганнары фронт сызыгыннан кире тылга кайтаруны таләп иткән иде.

Шулай да "Без бергә" дигән телеграм каналда мобилизацияләнгәннәрне ялга кайтару турында фикер белдерүләр әледән-әле булгалап тора. Әлеге каналны Актаныш районы волонтерлары булдырган. Каналга башка районнан да кешеләр өстәлә бара. Аның дүрт меңнән артык язылучысы бар. Каналда волонтерлар сугыштагы район ирләренә һуманитар ярдәм, кирәк-яраклар җыя. Аларны илтеп тапшыру, югалган ирләрне эзләтү турында мәгълүматлар да урнаштырыла. Бик сак кына булса да анда мобилизацияләнгәннәрнең вакытында ялга кайтарылмавына, ротация булмавына, дәваланып бетмәгән килеш кире сугышка китәргә мәҗбүр булулары турында канәгатьсезлек белдерелде. Хәтта бу хакта имзалар һәм мөрәҗәгатьләр тапшыру өчен Русия президенты аппаратына да язылдылар.

"Хезмәт хаклары да кирәкми, иремне кайтарсыннар. Кайда безнең ватанны сакларга өйрәнгән армия. Безнең ирләребез хәрбиләр түгел, ә кырда эшләүчеләр" дип язу калдырган берәү.

Икенчесе: "Хәтта төрмәдә утыручыларның да сроклары бар..." дип язды.

"Хатыннарны туктатырга!"

Узган ялларда Мәскәү янындагы "Сенеж" идарә остаханәсендә үткән эчке сәясәт семинарында губернаторларга шул хакта әйтелгән. Аларга тышкы протестларны "теләсә ничек" туктатырга дигән бурыч куелган. "Үгетләргә, вәгъдә итәргә, акча түләргә. Теләсә ничек итеп. Урамга гына чыкмасыннар, теләсә нинди санда, хәтта 50 кеше генә булса да".

Сибирь.Реалии искәртүенчә, соңгы вакытта берничә төбәктә мобилизацияләнгән русияләрнең хатыннарына чаралар үткәрүне тыйганнар. Бу чараларда алар ирләрен демобилизацияләүне, ротацияне, яллар бирүне яки Украинадагы сугышта тәэмин итүне яхшыртуны таләп итмәкче булган.

Аерым алганда, Новосибирскида мобилизацияләнгәннәрнең хатыннары ирләрен Украинадагы сугыштан кайтаруны таләп итеп якшәмбе, 19 ноябрьдә митинг уздырмакчы булган иде. Митингка рөхсәт бирмәделәр. Моның урынына аларны түрәләр белән очраштырдылар.

Очрашу җирле мәдәният йортында үткән. Җыелышка кемнәрне кертәсен полиция хәл иткән. Шаһитлар әйтүенчә, җыелыш үткән залда сугышка җибәрелгәннәрнең туганнарына караганда полиция хезмәткәрләре һәм түрәләр күбрәк булган.

"Өйгә юл" каналына берләшү

Мобилизацияләнгән русияләрнең туганнары якыннарын өйләренә кайтаруга төрлечә ирешергә тырыша. Ә хакимиятләр аларга ничек җавап бирә соң?

Былтыр игълан ителгән "өлешчә мобилизация" кысаларында Украинадагы сугышка җибәрелгән ирләрнең якыннары "Өйгә юл" ("Путь домой") дигән Telegram-каналга берләшкән. Анда утыручыларның сугышка карашы төрле. Кайбер хатын-кызлар Владимир Путинның бу карарын ачыктан-ачык тәнкыйтьли, дип яза "Настоящее время".

"Путин мобилизацияләнгәннәр мәсьәләсен каләмен бер тибрәтү белән генә дә хәл итә ала. Ни өчен ул аны әле дә хәл итмәгән — бу бик яхшы сорау. Мин Путин өчен тавыш бирмәячәкмен, чөнки ул бик күп дөрес булмаган карарлар кылды", дип белдергән бер хәрбинең хатыны.

Төркемдә утыручыларның икенче өлеше исә Русиянең Украинага каршы сугышын хуплый. Шул ук вакытта алар хәрбиләрне өйгә кайтаруны, фронтка башка кешеләрне җибәрүне сорый.

"Шәхсән мин "махсус хәрби операция"гә каршы түгел. Мин фашизм белән солых төзү идеясен хупламыйм. Минемчә, безнең илгә бары тик җиңү генә кирәк . Әмма аларның 14 ай буе чиксез вакытка кадәр, кизү алмашмыйча, коллар кебек төп хәрбиләрнең бурычларын үтәүләре — гаделсез", дип саный бер мобилизацияләнгән ирнең хатыны.

"Путь домой" Telegram-каналының 27 меңнән артык язылучысы бар. Шушы ук төремдә манифест чыкты.

"Төп таләпләр: тулы демобилизация, мобилизацияләнгәннәргә хезмәт вакытын бер ел белән чикләү, Конституцияне һәм кеше хокукларын үтәү", диелә манифест текстында.

"Путь домой" искәртүенчә, ирләрне кем кайтарса да туганнарына барыбер. Шулай ук төркемдә ирләрне бертуктаусыз фронттан көтү турында мемнар чыгаралар. Әмма аларның авторы кем булуы билгеле түгел, текстлар да, рәсемнәр дә аноним чыгарыла. Каналның җитәкчесе кем булуы да билгесез.

"Безнең даими гаскәр бар икән, ул ерып чыгарга тиеш. Әгәр ерып чыга алмый икән, болар нигә башланды соң алайса? Бездә сугыш юк, "махсус хәрби операция" бар. Аны махсус әзерлекле кешеләр алып барырга тиеш. Төп сорау: безнең ирләр өйгә кайчан кайтачак?", дип яза мобилизацияләнгән хәрбинең хатыны һәм әнисе Нина белән Ирина.

"Путь домой" чатына язылучылар хәрбиләргә түләүләрнең вакытында бирелмәве, хезмәт итү һәм ял вакытларын ничек исәпләүләре белән бәйле мәсьәләләрне дә күтәрә.

"Без бөтен җиргә мөрәҗәгать итеп карадык: прокуратурага, тикшерү комитетына, президентка, кеше хокукларын яклау бүлегенә. Алардан кайчак бөтенләй ахмак "отписка"лар килде, котылу өчен генә язганнар диярсең. Ә баш хәрби прокуратура бөтенләй кәгазьдә язылган җавап хаты бирмәде", дип дәвам итә Нина белән Ирина.

Сентябрь уртасында Думада мобилизацияләнгәннәрне сугыш бетмичә өйләренә кайтмаячаклар дип белдергәннәр иде. Русия думасының саклану комитеты башлыгы Андрей Картаполов "Бернинди ротация дә каралмаган. Аларга һәр алты ай хезмәттән соң ял каралган, хәзер алар шул ялларына кайта да" диде.

Президент Владимир Путин исә бу сорауга турыдан-туры җавап бирмәде: "Мин кануннан чыгып кына әйтәм: канун төгәл вакытларны күз уңында тотмый", диде ул.

"Настоящее время" "Путь домой" каналы җитәкчелеге белән элемтәгә чыга алмаган. Медиаменеджер Дмитрий Колезев фикеренчә, канал җитәкчеләре сәяси активлык һәм иҗтимагый ширкәтләр белән таныш кешеләр булырга мөмкин. 30 ноябрьдә әлеге каналны Телеграм идарәсе "фейк" дип тамгалады. Каналга кергәч, "Кисәтү: күп кулланучылар белдерүенчә, әлеге аккаунт үзен танылган кеше яки оешма дип күрсәтә" дигән язу да чыга.

  • Русиядә "өлешчә мобилизация" 2022 елның 21 сентябрендә игълан ителде. Мобилизация кысаларында гаскәргә чакырулар әлегә юк, әмма юридик яктан мобилизация әле дә дәвам итә. Чөнки аның төгәлләнүе турында Владимир Путин фәрман имзаламады.
  • Татарстан Дәүләт шурасы депутаты Эдуард Шәрәфиев мобилизацияләнгәннәрнең хезмәт итү вакытларын тәгаенләштерү тәкъдиме белән чыккан иде. Аның искәртүенчә, Путинның былтыр көз Русиядә "өлешчә" мобилизация игълан итү фәрманында мобилизацияләнгәннәрнең ни кадәр хезмәт итәчәге турында да, нинди сәбәпләр белән хезмәттән китә алулары турында да мәгълүмат юк.
  • Документны Русия Федераль җыены каршында канун чыгаручылар шурасына беренчел карауга җибәрделәр. Тик ул хуплау тапмады.

Белешмә: Русиядә мобилизация

  • 2022 елның 24 февралендә Украинага каршы сугыш башлаган Русия президенты Владимир Путин 21 сентябрьдә илдә "өлешчә мобилизация" игълан итте. Саклану министры Сергей Шойгу мобилизациягә 300меңләп кеше җәлеп ителәчәген әйтте. Шул ук вакытта кайбер медиа чаралары Путин фәрманындагы яшерен пункт нигезендә сугышка миллионга кадәр кеше алынырга мөмкин дип язды.
  • Русиянең төрле төбәкләреннән сәламәтлеге хәрби хезмәткә яраксызлар, мобилизация яшен узганнар яки башка сәбәпләр белән мобилизациягә җәлеп ителмәскә тиешле кешеләрнең дә хәрби хезмәткә алынып, сугышка әзерләнүе турында күпсанлы хәбәрләр килде.
  • Русиядә мобилизация игълан ителгәннән соң, сугышка китәсе ирләрне матди-техник яктан начар тәэмин итүләренә дәлилләр шактый булды. Алар экипировканы үз акчаларына сатып алырга кушуларыннан зарланды, ятаклары да булмаган казармаларның видеоларын төшерде, тутыккан корал бирүләре турында сөйләде.
  • Мобилизацияләнгәннәрнең бер өлеше сугышка әзерлексез җибәрелүе дә әйтелде. Мобилизациягә чакыру алып, ашыгыч рәвештә икенче көнне үк гаскәргә озатылучылар да шактый. Мобилизациянең канун бозулар белән узуын 30 сентябрь чыгышында Путин да таныды.
  • Мобилизация барышында Татарстан һәм өлешчә Башкортстаннан сугышка алынганнар Казанда тупланды. Аларны шәһәр читендәге "Казан Экспо"га, танк училищесына һәм танк полигонына җыйдылар.
  • Казан танк полигонына тупланган мобилизацияләнүчеләр 4 ноябрьдә канәгатьсезлек белдерде. Ирләр тутыккан мылтыкларга, ашау һәм ягарга утын җитмәүгә зарланды.
  • Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда мобилизацияләнгәннәр протестын раслады һәм "бу безне бизәми" диде. Ул мобилизацияләнгәннәр өчен гадәти яшәү шартлары булдыруны таләп итте.
  • 31 октябрьдә Русиядә мобилизациянең төгәлләнүе җиткерелде. Татарстаннан сугышка ничә хәрбинең алынуы билгеле түгел, хакимиятләр төгәл саннар әйтмәде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.

XS
SM
MD
LG