Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина Татарстан вице-премьеры һәм яшьләр эшләре министрына чикләүләр кертте


Татарстан премьер министры урынбасары Ләйлә Фазлыева
Татарстан премьер министры урынбасары Ләйлә Фазлыева

Ләйлә Фазлыева һәм Ринат Садыйковка элегрәк АКШ хакимиятләре һәм Европа берлеге дә чикләүләр керткән иде.

Украина президенты Владимир Зеленский 147 кешегә һәм 303 оешмага чикләүләр кертү турында фәрманнар имзалаган. Алар арасында шул исәптән Русиянең физик һәм юридик затлары да бар. Чикләүләр исемлегенә Татарстан премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева һәм республиканың яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков та кергән.

Чикләүләр биш яки ун елга кертелә. Исемлектә шулай ук Русия гаскәренең берничә хәрби җитәкчесе, бала хокуклары вәкилләре, ширкәт башлыклары һәм эшкуарлык вәкилләре дә бар.

  • Май азагында Фазлыева белән Садыйковка АКШ хакимиятләре санкцияләр кертте. Июньдә Татарстан вице-премьеры белән министры Европа берлегенең яңа чикләүләренә эләкте.
  • Күптән түгел Украина президенты Владимир Зеленский Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров хакимияте җитәкчесенә һәм Татарстанның вице-премьеры белән мәгариф министрына каршы чикләүләр керткән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG