Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: Русиядә һөҗүм отрядларына хатын-кызларны җыялар


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Аларны "Эспаньола" хәрби бүлекчәсенә алалар диелә. "Важные истории" журналисты "Эспаньола" Telegram-каналы җитәкчеләренең берсе белән элемтәгә чыккан һәм хәрби төркемгә ялланырга теләвен әйткән. Аңа контрактның ярты елга төзелүен, беренче ике айда хәрби күнегүләр булачагын сөйләгәннәр.

Русиянең "Эспаньола" хәрби бүлекчәсе (ул саклану министрлыгы контролендәге "Редут" хосусый хәрби ширкәтенә керә) хатын-кызларны снайперлар, медиклар һәм элемтәчеләр буларак кына түгел, штурм отрядларына да яллый. Шулай ук аларга дрон һәм радиоэлектрон көрәш белән бәйле бүлекчәләрдә контрактлар тәкъдим ителә, дип яза "Важные истории".

Басма хәрби бүлекчәгә ялланган бер хатын-кызны бүләкләүләре турындагы постка игътибар иткән. Бу пост "Эспаньола" Telegram-каналында ноябрь уртасында чыккан. Анда язылганга күрә, "Гроза" кушаматлы сугышчы хатын-кыз "Эспаньола"ның "махсус күзләү төркемендә" катнашкан һәм аерым алганда Бахмутта барган сугышларда төбәүче булган.

"Важные истории" журналисты "Эспаньола" Telegram-каналы җитәкчеләренең берсе белән элемтәгә чыккан һәм хәрби төркемгә ялланырга теләвен әйткән. Аңа контрактның ярты елга төзелүен, беренче ике айда хәрби күнегүләр булачагын сөйләгәннәр.

"Бу дәвердә түләү 110-120 мең сум. Алга таба хәрби хәрәкәтләр барган урында бу акча икегә тапкырлана. Икенче контракт өч айдан башлана, һәркем белән аерым сөйләшеп хәл ителә", дип аңлатканнар.

Беренче контрактны имзалаганда бер тапкыр 50 мең сум бирелә. Яраланса, ихтыяри-хатыннарга бер миллионнан өч миллион сумга кадәр түлиләр, әгәр үлсә, туганнарына биш миллион сум бирәчәкләр. Бу түләүләр ирләргә тәкъдим ителгәннән аерылмый.

"Эспаньола" вәкиле әйтүенчә, контракт "Редут" хосусый хәрби ширкәте белән төзелә. Шуңа күрә контрактның вакыты чикләнгән. Саклану министрлыгының контрактлар Украинадагы сугыш беткәнчегә кадәр гамәлдә булачак дигән боерыгы "Эспаньола"га кагылмый, дигән журналистка канал вәкиле.

"Эспаньола" - Русия футбол фанатлары, шул исәптән уңчы радикаль карашлылар оештырган төркем. Аңа кимендә 150 кеше керә. Башта "Эспаньола" үзен "ихтыяри бүлекчә" дип таныта иде, соңрак күпмедер вакытка "ДНР" кораллы көчләренә керде, аннан соң "Редут" җитәкчелегенә күчте. Азатлык радиосының "Система" проекты тикшеренүеннән күренгәнчә, аның белән Русия саклану министрлыгы һәм Русия баш штабының баш идарәсе (Баш күзләү идарәсе) җитәкчелек итә.

  • Моңарчы "Важные истории" Русия саклану министрлыгы контролендәге "Редут" хосусый хәрби ширкәтенең Украинадагы фронт сызыгына җибәрү өчен хатын-кызларны "Борз" батальлонына җыя башлавын җиткергән иде. Батальонда хатын-кызлардан ике отряд төземәкче булулары әйтелде: снайперлар һәм пилотсыз очучы җиһазлар операторы отрядлары.
  • "Русь сидящая" хокук яклау проектына нигез салган Ольга Романова берничә тапкыр саклану министрлыгының Украинадагы сугышка җибәрү өчен тоткыннар арасыннан хатын-кызларны җыюын искәртте. Бу хактагы беренче хәбәрләр быел яз чыкты.
  • Март аенда Север.Реалии сугышта контракт белән хезмәт итәргә булган кайбер хатын-кызларның язмышы турында тикшеренү чыгарган иде. Алар офицерларның медицина роталарындагы хатын-кызларны үзләре белән бергә яшәргә мәҗбүр итүен сөйли. Кайберләре өчен бу фронтта исән калу өчен бердәнбер мөмкинлек булган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG