Accessibility links

Кайнар хәбәр

Лилия Чанышеваны Березники шәһәрендәге 28нче төзәтү колониясенә китергәннәр


Березникидагы 28нче хатын-кызлар колониясе
Березникидагы 28нче хатын-кызлар колониясе

Үзенең бер хатында Лилия Чанышева Березникидагы колония турында "бернинди яхшы әйберләр дә сөйләмиләр, шуңа күрә авыр вакытлар көтелә", дип язган иде.

Уфадагы Навальный штабының элекке җитәкчесе Лилия Чанышеваны Пермь краендагы Березники шәһәренең 28нче хатын-кызлар колониясенә китергәннәр. Бу хакта аның ире Алмаз Гатин хәбәр итте, дип яза "Idel.Реалии".

Алмаз Гатин бүген, 5 декабрьдә, колония җитәкчесе урынбасарында булган. Аңа хатынын ике атнага карантинга ябачакларын, тулы медицина тикшеренүе уздырачакларын ә аннан соң өч айга колония каршындагы һөнәри училищега җибәреп, берәр эшче һөнәргә укытачакларын әйткәннәр.

"Шулай ук миңа тоткыннарга китерелә торган азык-төлекләрдә бернинди чикләүләр юк диделәр. Лилия камерада барысы бергә 36 килограммнан да артык булмаган азык-төлек һәм әйберләр саклый ала. Атнасына өч көн төрле әйберләр тапшырырга була. Озын, өч көнлек күрешүләр булганда үзең белән 20 кг азык-төлек һәм әйберләр китерергә була", дигән Гатин.

Ул хатыны белән даими бергә булу өчен 1 декабрьдә үзе дә Березникига күчеп килгән.

"Хәзер монда яшәячәкмен, эшләячәкмен, хатыныма әйберләр китерәчәкмен һәм күрешергә барачакмын", дигән ул.

Үзенең бер хатында Лилия Чанышева Березникидагы колония турында "бернинди яхшы әйберләр дә сөйләмиләр", дип язды. "Шуңа күрә авыр вакытлар көтелә. Минем белән бара торган бөтен кызлар Чиләбегә, 5нче төзәтү колониясенә күчерүне сорап гариза яза. Мин дә бер ай элек язган идем, әлегә җавап килмәде", диде ул.

Чанышеваның адвокаты Сергей Макаренко "Idel.Реалии"га әйтүенчә, әлегә Лилиянең колониядә күпме утырачагын әйтү авыр.

"2021 елның 9 ноябрендә тоткарлануыннан бирле, тикшерү һәм мәхкәмәләр барган чакта ул төрле тикшерү изоляторларында ике ел буе утырды. Русия җинаять-процессуаль кодексы нормаларына ярашлы, тикшерү изоляторында бер көн утыру - төзәтү колониясендә көн ярым утыруга тиң. Аны 7,5 елга ирегеннән мәхрүм иттеләр. Димәк 4,5 ел утырасы калды. Тик ике ягы бар: бер карасаң шартлы рәвештә алдан азат ителеп чыга ала. Икенче яктан баш прокуратура Лилиягә җәзаны кырыслатуны таләп итә, кассация мәхкәмәсе прокурорларның теләкләрен канәгатьләндерерме, әлегә әйтүе авыр", дигән ул.

  • Ноябрь аенда "Пермь 36,6" басмасы "Хатын-кызлар колониясе эчтән. Кол хезмәте, конвой астында бала табу һәм дуслык" дигән фильм чыгарды. Анда Пермь краендагы хатын-кызлар төзәтү колонияләре турында сөйләнә, шул исәптән Березники шәһәрендәге 28нче колония турында да.
  • 14 июньдә Уфаның Киров районы мәхкәмәсе Навальный штабының элекке җитәкчесе Лилия Чанышеваны 7,5 елга колониягә хөкем итте.
  • Аны "вазифасыннан файдаланып экстремист оешма оештыру"да (Русия Җинаять кодексының 282.1 маддәсе, 3 өлеше), "экстремист эшчәнлекне тормышка ашырырга чакыру"да (Җинаять кодексының 280 маддәсе, 1 өлеше), "ватандашларның шәхесенә һәм хокукларына кул сузучы сәүдәгә корылмаган оешма гамәлләрен пропагандалау"да (239 маддә, 3 өлеше) гаепле дип таптылар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG