Accessibility links

Кайнар хәбәр

ФСИН: Навальныйны махсус тәртипле колониягә алып баралар. Аның белән элемтә юк


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Аны быел 4 августта Мәскәү шәһәр мәхкәмәсе чыгарган хөкем карары кануни көченә кергәнгә күчерәләр. Ул чакта мәхкәмә Навальныйны экстремист оешма төзү һәм аны финанслауда гаепләп 19 елга махсус тәртипле колониягә хөкем иткән иде.  Бу вакытка кадәр ул Владимир өлкәсенең 6нчы колониясендә утырды.

Русия оппозиционеры Алексей Навальныйны махсус тәртипле колониягә алып китеп баралар. Бу Владимирдагы мәхкәмәнең хәбәрендә әйтелә, дип яза SOTAvision.

Хөкемдар Җәзаларны үтәү федераль хезмәтенең (ФСИН) төбәк бүлекчәсеннән 12 декабрьдә бирелгән белешмәне укыган. Анда әйтелгәнчә, Навальный 6нчы колониядән (ул соңгы вакытка кадәр шунда утырды) "Владимир өлкәсеннән читтә урнашкан төзәтү оешмасына киткән". Аны быел 4 августта Мәскәү шәһәр мәхкәмәсе чыгарган хөкем карары кануни көченә кергәнгә күчерәләр. Ул чакта мәхкәмә Навальныйны экстремист оешма төзү һәм аны финанслауда гаепләп 19 елга махсус тәртипле колониягә хөкем иткән иде.

Мәхкәмәдә әйтүләренчә, утырышны Навальныйның "кайда булуын ачыклаганга кадәр", 18 декабрьгә күчергәннәр. Сәясәтчене кайда күчерүләре турында барып җитүеннән соң гына билгеле булачак.

  • Русиядә махсус тәртипле якынча 30лап колония бар. Мәсәлән, "Кара дельфин", "Ак аккош", "Поляр ябалагы". Канунга ярашлы, аларда гомерлеккә ирегеннән мәхрүм ителгәннәр һәм куркыныч рецидивистлар утыра, Навальныйны да шундыйлардан дип таптылар.
  • Махсус тәртипле колонияләрдәге шартлар иң кырысы. Анда тоткыннар көчәйтелгән контроль астында, тәрәзәләрдә һәм ишекләрдә ике катлы рәшәткәләр булырга мөмкин, тоткыннар ярым бөгелгән хәлдә генә хәрәкәт итә. Аларның хат алышуы һәм очрашулары да нык чикләнгән.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG