Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хокук яклаучы Бахром Хамроевның төрмәдә Коръән китабын тартып алганнар


Баһром Хамроев
Баһром Хамроев

Русиянең "Владимирский централ" төрмәсе җитәкчелеге 14 елга хөкем ителгән мөселманнар хокукын яклаучы Баһром Хамроевның  Коръән китабын тартып алган. Хамров төрмәгә бу көннәрдә китерелгән. 

Баһром Хамроев "Владимирский централ" төрмәсендә, дип хәбәр итә аның теләктәшлек төркеме. Хамроевка хатыны Зөһрә Хамроева белән телефоннан сөйләшергә рөхсәт ителгән. Хокук яклаучы төрмә җитәкчелегенең аның Коръән китабын тартып алуын сөйләгән.

Быел майда хөкем ителгән Хамроев 14 елның өч елын – төрмәдә, ә калган өлешен кырыс шартлы колониядә үткәрергә тиеш булачак. Җәза үтәгәннән соң да дүрт ел дәвамында аңа сайтлар администрацияләү тыелачак. Октябрьдә апелляция мөрәҗәгатен караганда мәхкәмә җәза вакытын өч айга кыскартты.

Хамроев 2022 елның 25 февралендә алдагы көнне узган тентүләрдән соң кулга алынды. "Сәяси тоткыннарга ярдәм. Мемориал" проекты куәт хезмәткәрләре хокук яклаучыны йөзе белән идәнгә екканнар, хатыны Зөһрәне һәм инвалид туганын фатирдан куып чыгарганнар, дип хәбәр итте.

Хатынын ул катнашмаган тикшерү эшләре протоколына кул куярга мәҗбүр итәргә теләп янаганнар. Шул ук елны март аенда "Мемориал" һәм "Гражданнар ярдәме" офисларында Хамроев эшенә бәйле тентүләр узды. Августта ФСБ хокук яклаучының туганында тентү үткәрде.

Хокук яклаучыны фейсбуктагы берничә посты аркасында террорчылыкны аклау маддәсе (Русия җинаять кодексының 205.2 маддәсе 2 өлеше) нигезендә эзәрлеклиләр: тикшерү аларда "Хизб ут-Тәхрир" ислам фиркасен хуплау гамәлен күргән. Хамроев беркайчан да әлеге оешмада тормавы, тик анда катнашы булуда гаепләнүчеләргә ярдәм иткәне турында белдерә.

Террорчылык оешмасы эшчәнлеген оештыру маддәсе нигезендә эш кузгатылуы турында (Русия җинаять кодексының 205.5 маддәсе 1 өлеше) узган елның октябрендә билгеле булды. Башта хокук яклаучыны "хокук саклау органнарында, мәхкәмәләрдә, шул исәптән Европа кеше хокуклары мәхкәмәсендә террорчы оешма тарафдарлары мәнфәгатьләрен яклаган"; "хакимият эзләгән Үзбәкстан ватандашларына юридик ярдәм күрсәткән"; "хокук яклау докладында Үзбәкстанда һәм Таҗикстанда сәяси эзәрлекләүләрне тасвирлаган"; "Германия һәм Швециянең дәүләт органнарына конкрет кешеләргә сәяси сыену урыны бирергә кирәклеге турында хатлар язган" дип гаеплиләр. Тикшерү версиясенә күрә, Хамроев шулай ук ниндидер затларны "Хизб ут-Тәхрир" эшчәнлегенә җәлеп иткән.

Хөкем карарында мәхкәмә гаепләүне йомшаграк маддәгә үзгәртте – террорчылык оешмасы эшчәнлегендә катнашу (Җинаять кодексының 205.5 маддәсенең 2 өлеше), чөнки тикшерү Хамроевның "Хизб ут-Тәхрир"дә җитәкче вазифасын биләвенә дәлил китермәгән.

Гаепләүдән мөселманнарны мәхкәмәләрдә, шул исәптән Европа мәхкәмәсендә яклау турындагы пунктларны, Швециядә сәяси сыену алуда ярдәм итү пунктларын алганнар, чөнки гаепләү ягы хокук яклаучының нәкъ менә "Хизб ут-Тәхрир"гә кагылышлы кешеләргә ярдәм итүенә дәлил китермәгән. Моннан тыш, хөкем карарыннан Үзбәкстанда кеше хокукларын бозу турындагы докладны алып ташлаганнар – мәхкәмә андагы мәгълүматның ялган булуы турында дәлил тапмаган.

Экспертиза Хамроевның 2011 елда "Измайлово" Мәскәү кунакханә комплексында мөселманнар алдында ясаган чыгышы нигезендә аның террорчы оешмага каравы турында нәтиҗә ясый. Хамроев үз чыгышында дин тотучыларны Рамазан белән котлый, мөселманнарның берләшүен сәламли һәм "мөселманнарның ирекле, бәйсез, куәтле дәүләт иясе булуын" тели. Хокук яклаучы әлеге җыелышта шәрәфле кунак буларак чыгыш ясый.

Баһром Хамроев 1992 елдан бирле Русиядә хокук яклау эшчәнлеге белән шөгыльләнә. Соңгы елларда ул еш кына Азия һәм Русия мөселман мигрантлары хокукларын яклый. 2020 елның февралендә мәхкәмә Хамроевка каршы чит ил кешеләрен торакта алдалап теркәү маддәсе нигезендә кузгатылган җинаять эшен туктатты.

2016 һәм 2017 елларда Хамроев яшәгән торакта ике Үзбәкстан качагы эше нигезендә ике тентү узды, әлеге эштә хокук яклаучы шаһит сыйфатында узды. Сорау алуларның берсендә ФСБ хезмәткәрләре хокук яклаучыдан ни өчен "экстремистларга" ярдәм күрсәтүен сораганнар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG