2023 елда Русия Украинага басып керүнең беренче елына караганда бер ярым тапкыр күбрәк хәрбиен югалтты. Бу хакта "Би-би-си" хәбәр итә, ул "Медиазона" һәм волонтерлар төркеме белән берлектә ачык чыганаклардан һәлак булганнарның исемлеген барлый.
Декабрь ахырына журналистлар Украинадагы сугышта һәлак булган 40 010 Русия хәрбиенең исемен ачыклаган. Шулардан 15 520 кеше — узган ел, ә кимендә 24 100 кеше — быел һәлак булган. Бу ачык чыганакларга нигезләнгән мәгълүмат, әмма ул Русия армиясенең хәле турында кайбер нәтиҗәләр ясарга мөмкинлек бирә. Үлгәннәрнең чын саны, ихтимал, күпкә зуррак.
"Би-би-си" ачыклаган мәрхүмнәрнең өчтән ике өлеше — сугышка кадәр хәрби хезмәт белән бәйле булмаган кешеләр: ихтыярилар, мобилизацияләнгәннәр, тоткыннар һәм шәхси хәрби компанияләрнең "яңа хәрбиләре".
2023 елның җәй ахырына Русиянең барлык югалтуларының өчтән берен "Вагнер" ширкәтенә ялланучылар тәшкил иткән. Моның бер сәбәбе-Бахмут өчен сугыш. Ширкәт башлыгы Евгений Пригожин Бахмут өчен сугышта 20 мең кеше үлде диде. "Би-би-си" анда һәлак булган 9 332 ялланган сугышчының исемен раслаган, шуларның 6 590ы — тоткыннар.
2023 елда Русиянең Украинада үтерелгән уртача хәрбиенең образы үзгәрде. Хәзер ул 34 яшьлек тоткын, сугышка колониядән киткән. Узган ел ул 21 яшьлек контрактчы булган.
Иң күп кешесен югалтка төбәкләр арасында — Краснодар крае, Свердлау өлкәсе, Башкортстан һәм Чиләбе өлкәсе.
Украинада һәлак булган Русия хәрбиләренең күпчелеге славян һәм, беренче чиратта, урыслар. Быел һәлак булганнар арасында славян исемнәре арткан. 2022 елның язында ул 75% булса, бер елдан соң инде 85% чамасы.
"Би-би-си" үлүчеләрнең чын саны кимендә ике тапкыр күбрәк булырга мөмкин дип фаразлый, ягъни 80 меңнән артык кеше. Журналистлар Русиянең 70 торак пунктында зиратларны тикшереп чыккан һәм анда җирләнгән сугышчыларның якынча яртысы турында массакүләм мәгълүмат чараларында һәм социаль челтәрләрдә хәбәр ителмәгәнен ачыклашан.
"ЛНР" һәм "ДНР" дип аталган төбәкләрдә һәлак булучылар турындагы хәбәрләрне анализлап, "Би-би-си" ноябрь ахырына анда 23 меңгә якын хәрби һәлак булырга мөмкин дигән нәтиҗәгә килә. Шулай итеп, Русия ягында үлүчеләрнең гомум саны 103 меңнән артык булырга мөмкин.
"Би-би-си" шулай ук Русия армиясендә һәм милли гвардиядә хезмәт иткәндә һәлак булган һәм үлгән кешеләрнең гаиләләренә компенсацияләр турында язмаларны өйрәнгән. Журналистлар бер үлүчегә ике яраланучы туры килүен ачыклаган. Шулай итеп, яралану сәбәпле сафтан чыгучылар саны 200 меңгә якын булырга мөмкин. Нәтиҗәдә, Русиянең гомум югалтулар саны 309 меңгә якын кеше тәшкил итәргә мөмкин.
Азатлык радиосы Украинадагы сугышта һәлак булган Татарстан һәм Башкортстан кешеләрнең исемлеген алып бара. Мәгълүмат ачык чыганаклардан туплана.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!