Accessibility links

Татарстанда дәүләт телләрен саклау програмын финанслау 12,5 процентка кыскартылган


Татар теленнән олимпиада. Архив фотосы
Татар теленнән олимпиада. Архив фотосы

Башта телләр програмы өчен республика казнасыннан 126,8 млн сум тотмакчы булганнар, әмма аны финанслауга 111 млн сум киткән. "Азатлык" татар яшьләре берлеге җитәкчесе Наил Нәбиуллин бу "республика хакимиятләренең  телләрне, аерым алганда татар телен үстерү мәсьәләсенә ничек карауларын күрсәтә", ди.

2023 елда Татарстанда дәүләт телләрен саклау һәм үстерү програмы ниятләнгәннән 12,5 процентка әзрәк финансланган. Бу хакта Татарстан премьер-министры Алексей Песошин имзалаган хөкүмәт карарында әйтелә, дип яза "Коммерсантъ".

Башта түрәләр телләр програмы өчен республика казнасыннан 126,8 млн сум тотмакчы булган, әмма ахырдан аны финанслауга 111 млн сум киткән. Шул рәвешле програмның бюджетын 15,8 млн сумга ягъни 12,5 процентка кыскартканнар.

Аерым алганда, "Интернет киңлегендә уңай тел мохите булдыру һәм медиада туган телләрне популярлаштыру" өчен 28ләп миллион сум тоту ниятләнгән, әмма ахырдан 23,3 млн сум тотылган. 4,7 млн сумга кимрәк.

Шулай ук хакимиятләр "Бала" электрон балалар китапханәсен тулыландыруга, "Мирас" мәгариф басмасына методик ярдәм бирүгә, журналистлар өчен "Татар рухы һәм каләм" бәйгесен үткәрүгә һәм республиканың дәүләт телләрен саклауга юнәлтелгән полиграфия продуктларын таратуга акча түгеп тормаган.

Балалар өчен татар телендә "Безнең халыкның мирасы" дигән кыска метражлы анимацион фильмнар ясауга да акча бирелмәгән.

Республикада һәм аннан читтә Татарстан телләрен популярлаштыру белән бәйле берничә "зур, социаль яктан әһәмиятле чара"үткәрүгә дә ике миллион сум тирәсе акча бирелми калган. Әйтик узган ел Урыс теле көненә багышланган яшьләр фестивален оештыруга, "Татар кызы", "Татар егете", "Красна девица" һәм "Добрый молодец" бәйгеләрен үткәрүгә чыгымланмаганнар.

"Татар һәм урыс телләрен, Татарстан халыкларының башка телләрен өйрәнүнең бербөтен системын үстерү"гә 45 миллион сум тотылган, бу 3,6 миллион сумга кимрәк.

Былтыр урыс һәм татар телләре тигез дәрәҗәдә куллану өчен чыгымнар 5,45 млн сумны тәшкил иткән, ә башта 5,66 млн сум тотмакчы булганнар

"Азатлык" татар яшьләре берлеге җитәкчесе Наил Нәбиуллин бу програмны финанслау күләмнәре "республика хакимиятләренең телләрне, аерым алганда татар телен үстерү мәсьәләсенә ничек карауларын күрсәтә", ди.

"Елына 127 млн сум дигән сан - бу мыскыл итү кебек. Безнең футболчылар белән хоккейчылар күпкә күбрәк хезмәт хакы ала. Бу төшенкелек кенә түгел, бу мыскыл итү", ди ул.

Татарстанда дәүләт телләре програмы 2013 елда 10 елга дип кабул ителгән иде. Шул вакыт эчендә республика үз бюджетыннан барлыгы 1,39 млрд сум чыгым тотты.

Хәзер шундый икенче програм гамәлдә. 2024-2026 елларда аның бюджеты 391,4 млн сум булырга тиеш. Програм кысаларында юл күрсәткечләрен һәм төрле тауарларның этикеткаларын татарчалаштырырга ниятләнә. Татарларның һәм урысларның язма мирасын дигиталлаштыру, электрон сүзлекләр булдыру да көтелә.

  • 2022 елда Татарстанда дәүләт телләрен саклау һәм үстерү програмына каралган финанслар 20 процентка кимегән иде. Телләр програмы өчен 97,7 млн сум акча тотылуы әйтелде. Шул ук вакытта ел башында бу максатка 121,9 млн сум бүлеп бирү ниятләнде.
  • 2021 елда програм акчасы 2,2 тапкырга арттырылды, чыгымнар 270 млн сумга җитте.
  • 2017 елның җәендә Владимир Путинның "ана теле булмаган телне мәҗбүри укыту – ярамаган хәл" дигән сүзләреннән соң Русиядә милли телләрне мәктәпләрдә укыту мәсьәләсе кискенләште.
  • Шул ук елны Мәскәү басымы белән Татарстан мәктәпләрендә татар телен мотлак укыту тукталганнан соң, республикада ул дәүләт теле буларак өйрәтелми башлады, бары ата-аналар гаризасы белән туган тел буларак кына укытылды.
  • Шул елның көзендә прокуратура мәктәпләрне тикшерде һәм милли телләрне мәҗбүри укыту програмыннан алуны таләп итте.
  • Республика Дәүләт шурасы бертавыштан Татарстан дәүләт теленең ирекле укытылуы өчен тавыш бирде. 2018 елда Русия думасына милли телләрне ихтыяри укыту турында канун кабул ителде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG