Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: Баймак мәхкәмәсе янында провокаторлар эш итә, тәртипсезлекләр башланды


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Бу кешеләр куәт оешмалары вәкилләренә каткан кар кисәкләре, хәтта таш ата башлаган. ОМОН халык төркеменә күз яше агыза торган нгаз кулланган диелә. "Пруфы" тәртипсезлекләр һәм халык белән куәт оешмалары вәкилләре арасында бәрелешләр башлануын җиткерә.

Башкортстанның Баймак районы мәхкәмәсе бинасы янындагы мәйданга активист Фаил Алсыновны хуплау өчен җыелган кешеләр арасында провокация ясаучылар барлыкка килгән. Бу хакта вакыйга бара торган урындагы хәбәрчесенә таянып, "Пруфы" җиткерә.

Басма хәбәрчесе сөйләвенчә, кайберәүләр куәт оешмалары вәкилләре ягына кар һәм хәтта таш ата башлаган. Ул тәртипсезлекләр башлануын, җыелган халыкның куәт оешмалары белән бәрелеше башлануын әйткән.

"Әйе, тәртипсезлекләр башланды, хатын-кызлар кычкыра, кемдер хуплый, кемдер провокациягә бирешмәгез дип кычкыра", дип җиткергән "Пруфы"га хезмәткәре.

Шулай ук куәт оешмалары вәкилләренең җыелганнарны кысрыклавы төшерелгән видеолар таралды. "Пруфы" басмасы кайбер кешеләрнең кыйналуын яза, аларны читкә алып киттеләр, мөгаен тоткарларлар дип искәртә.

Төрле белешмәләргә күрә Баймактагы мәхкәмә янына берничә мең кеше җыелды. Хәзерге вакытта алар башкорт активисты Фаил Алсыновны мәхкәмә бинасыннан алып чыгуларын көтә. Хөкем карары чыгарылганга бер сәгатьтән артык вакыт үтсә дә, аны әле дә чыгармадылар. Мөгаен моңа халыкның җыелуы сәбәпче булгандыр.

Шул ук вакытта куәт оешмалары вәкилләренә каткан кар кисәкләре ыргытулары турында "Говорит НеМосква" каналы да җиткерде. ОМОНның күз яше агыза торган газ куллануы әйтелә. ОМОН хезмәткәрләре халык төркеменә төтен шашкалары ыргыткан, аларның кайберләрен куәт оешмалары вәкилләренә таба кире атканнар диелә. Канал протест белдерүчеләрнең саны 10 мең кешегә кадәр җитәргә мөмкин дип яза.

  • Бүген, 17 гыйнварда Башкортстанның Баймак районы мәхкәмәсе "Башкорт" оешмасының элекке җитәкчесе, Куштауны яклаган активист Фаил Алсыновны "нәфрәт һәм дошманлык уяту"да гаепле дип табып, дүрт ел колониягә хөкем итте.
  • Утырыш башланганчы ук Баймакта хакимиятләр басым чаралары күреп куйды. Әйтик Баймак районы мәхкәмә бинасыннан берничә чакрым тирәлектә тулысынча диярлек интернетны томаладылар.
  • Шәһәргә машиналарны кертмәделәр. Шуңа карамастан кешеләр машиналарын юлда, ишек алларында калдырып, мәхкәмә бинасы янына җәяү килде. Мәхкәмә бинасы янына меңләгән кешенең җыелды. Алар "Азатлык" дип кычкырды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG