Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда протестларда катнашканы өчен биш бала атасына җинаять эше ачылган


17 гыйнварда Баймакта Фаил Алсыновка хөкем карары чыкканнан соң булган каршылык
17 гыйнварда Баймакта Фаил Алсыновка хөкем карары чыкканнан соң булган каршылык

Аны Семеново авылындагы өеннән Уфага алып киткәннәр.

Башкортстанда Баймактагы протестларда катнашкан Илнур Һаҗиевка "киңкүләм тәртипсезлекләр оештыру һәм аларда катнашу" (Русия Җинаять кодексының 212 маддәсе) җинаять эше ачылган. Бу хакта аның кызы Ильнарага сылтама белән RusNews яза.

Ул башка тоткарланучыларның күбесе кебек үк әтисен дә Баймак районындагы Семеново авылындагы өйләреннән Уфага алып китүләрен әйткән.

"Хәзер Уфада, Җинаять кодексының 212 маддәсе нигезендә эш ачканнар. Аның биш балигъ булмаган баласы бар, иң кечкенәсе - инвалид", дигән ул.

Шулай ук бүген, 30 гыйнварда 18 яшьлек студент Вилнур Кудашевны һәм тагын өч егетне билгесез затларның Уфага алып китүе билгеле булды. Кудашевның тоткарлануын аның бер туганы хәбәр итте. Ул Зилаер районының Юлдыбай авылындагы дүрт егетне "Газель" белән Сибайга алып киттеләр, соңрак икесен җибәрделәр дип сөйли.

25 гыйнварда Уфада яшәүче Рифат Даутовны да ОМОН хезмәткәрләре урлап киткән иде, шуннан соң ул үлде. Ирне активист Фаил Алсыновка чыгарылган хөкем карарына каршы протестларда катнашуда шикләнделәр. Даутовның үлемен туганы Зәлия Әхмәдиева хәбәр итте.

  • 15 гыйнварда Башкортстанның Баймак районы мәхкәмәсе башкорт активисты Фаил Алсыновка карата хөкем карары чыгаырга тиеш иде. Тик аны 17 гыйнварга кичектерде. Мәхкәмә бинасы янына активистны якларга килгән халык Башкортстан башлыгы Радий Хәбировны эштән алуны таләп итте. Русия Украинага каршы сугыш башлагннан бирле бу беренче иң зур протест чарасы булды.
  • 17 гыйнварда Баймактагы мәхкәмә Алсыновны "нәфрәт һәм дошманлык уяту"да гаепле дип табып, дүрт ел колониягә хөкем итте. Активистны хуплау өчен ул чакта төрле бәяләмәләргә күрә 5-10 мең кеше килгән иде.
  • Хөкем карарын чыгарып берничә сәгать узуга карамастан, халык мәйданнан китмәде, таралмады. Кешеләрне куып-таратыр өчен ОМОН көче дә кулланылды, дистәгә якын кеше тоткарланды. Кешеләр күздән яшь чыгара торган газ сиптерелгәне турында да әйтте. Берара ОМОН халыкны калканнар белән этеп чыгарырга тырышты. ОМОНга кар атучылар да күренде. Кешеләр Алсыновның автозакка утыртып алып кителүен көтте, әмма ул чыгарылмады. Халык мәйданнан таралмады. Уфадан өстәмә ОМОН көчләре китерелде.
  • Автозаклар Фаил Алсыновны мәхкәмә бинасыннан алып киткәч кенә халык тарала башлады.
  • Баймак мәхкәмәсе бинасы каршында узган протестлардан соң, Башкортстан эчке эшләр министрлыгы "массакүләм тәртипсезлекләр" турында җинаять эше ачты.
  • Медиалар 17 гыйнварда Баймакта узган митингта 40 кеше җәрәхәтләнүен язды. Аларның 18е - чарага килгән кешеләр, 22се - полиция хезмәткәре диелә.
  • 19 гыйнварда Башкортстан башкаласы Уфада дүрт елга хөкем ителгән активист Фаил Алсыновны хуплап яңа митинг башланды. Кешеләр Салават Юлаев һәйкәле янында җыелды. Алар җырлар җырлады, әйлән-бәйлән әйләнде. Куәт оешмалары вәкилләре каршылык белдерүчеләрне куып таратты, дистәдән артык кеше тоткарланды.
  • Amnesty International Башкортстандагы каршылык чараларында полициянең көч куллануын тикшерергә чакырды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG