Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда социолог Искәндәр Ясәвиевкә "Алсу Кормашева — журналист, җинаятьче түгел" дигән плакат өчен штраф салганнар


Искәндәр Ясәвиевв. Журналистларны эзәрлекләүгә каршы чара. Казан, 10 декабрь 2023 ел
Искәндәр Ясәвиевв. Журналистларны эзәрлекләүгә каршы чара. Казан, 10 декабрь 2023 ел

Бу плакатын ул былтыр 10 декабрьдә Журналистларны эзәрлекләүгә каршы чарада тотып торган иде. Ясәвиевне җыен, митинг, демонстрация, йөреш яки пикет уздыру тәртибен бозуда гаепле дип табып 15 мең сум штраф салганнар.

Бүген, 1 февральдә Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе социолог Искәндәр Ясәвиевкә "Алсу Кормашева — журналист, ә җинаятьче түгел" плакаты өчен 15 мең сум штраф салган. Мәхкәмә аны Административ хокук бозулар кодексының 20.2 маддәсе 5 өлешендә (Халык алдындагы чарада катнашучының җыен, митинг, демонстрация, йөреш яки пикет уздыру тәртибен бозу) гаепле дип тапканнар. Бу хакта Ясәвиев "Idel.Реалии"га җиткергән.

Былтыр 10 декабрьдә Казанның Тинчурин паркында матбугат иреге һәм журналистларны эзәрлекләүгә каршы пикет үтте. Чара хакимиятләр белән килештерелгән иде. Анда катнашучылар нигездә Азатлык радиосының татар-башкорт хезмәте журналисты Алсу Кормашеваны яклап чыкты.

— Чара башланып берничә минут үткәч тә безнең янга башкарма комитет вәкиле Марат Исхаков килде. Ул чараны оештыручы Дарина Лунцовадан һәм миннән Алсу Кормашева исеме язылган плакат пикетның темасына туры килә дип саныйсызмы, дип сорады, дип сөйләгән иде Ясәвиев. Мин Кормашева - журналист, ул төрмәдә, аны нигезсез эзәрлеклиләр, шуңа күрә плакат пикет максатына туры килә дип саныйм дип белдердем. Әмма чараны оештыручыга җәза бирелмәсен өчен бу плакатны алып куярга әзер булуымны әйттем һәм алып куйдым, диде ул.

Шулай да берничә көннән полиция Дарина Лунцовага "халык алдындагы чараны оештыру кагыйдәләрен бозу" турында беркетмә төзеде. 22 декабрьдә мәхкәмә аны 20 мең сум штрафка тартты.

Бүген исә мәхкәмә Искәндәр Ясәвиевне дә Административ хокук бозулар кодексының 20.2 маддәсе 5 өлешендә гаепле дип тапты. Социолог "Idel.Реалии"га бу карарны шикаять итәчәген әйткән.

  • 18 октябрьдән бирле Алсу вакытлыча тоту изоляторында. Аңа үзен ят агент булуын белдертмәү сылтамасы белән җинаять эшен ачтылар (РФ Җинаять кодексының 330.1 маддәсе). Бу Русиядә беренче шундый очрак.
  • Былтыр декабрьдә исә аңа Русиянең хәрби көчләре турында "фейклар" тарату маддәсе нигезендә яңа җинаять эше ачылды. Җинаять эше Азатлык 2022 елда чыгарган "Нет войне" ("Бетсен сугыш") китабын чыгару өчен ачылган. Шулай итеп, хәзер Русия хакимияте Кормашеваны әлеге китапны тарату эшенә бәйләргә тырыша. РФ Җинаять кодексының "фейклар" турындагы 207.3 маддәсе нигезендә Алсу Кормашевага 10 елга кадәр төрмә яный.
  • Бүген Казанның Совет районы мәхкәмәсендә тикшерүнең Алсуны сак астында тоту вакытын озайту мөрәҗәгате каралачак.
  • 30 ноябрьдә "Сәяси тоткыннарга ярдәм. Мемориал" хокук яклау проекты халыкара критерийларга таянып Азатлык журналисты Алсу Кормашеваны (Кормаш) сәяси тоткын дип таныды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG