Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Ана теле" онлайн мәктәбен 123 млн сум тотып яңадан торгызмакчылар, аны былтыр җәй япканнар иде


"Ана теле" онлайн мәктәбенең баш бите шундый иде
"Ана теле" онлайн мәктәбенең баш бите шундый иде

Акчаларны республика бюджетыннан Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгына бирәчәкләр. 

Татарстанда татар теленә читтән торып өйрәтә торган яңа "Ана теле" онлайн мәктәбен ачмакчы булалар. Яңа мәгълүмати -белем бирү системы булдыру өчен 123,3 млн сум бүлеп бирелә. Бу хакта Татарстан финанс министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Акчаларны республика бюджетыннан Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгына бирәчәкләр.

Узган ел җәй көне "Ана теле" татар телен онлайн өйрәнү проекты ябылган иде. "Ана телен" ясаган ЕF education ширкәте 2022 елның ахырында ук проектны башка дәвам иттерә алмаячагын җиткергән. Бу Британия ширкәтенең Русиядә эшчәнлегенең кыскартылуы белән бәйле.

— "Ана теле" проекты, ни кызганыч, ЕF education платформасында эшен дәвам итә алмаячак. Без әлегә "Ана теле"н башка платформага күчерү мәшәкатьләре белән йөрибез. Чынында ЕF education платформасы да искергән, яңа кушымталар кирәк, аларның мобиль җиһазларда уңайлы булуы кирәк. Телне өйрәнүчеләр өчен бу мөһим. Эчтәлеге калачак, проект тагын да яхшырак булыр дип өметләнәбез, — диделәр министрлыкта.

Татар теле активистлары бу хәбәр уңаеннан шундук борчылу белдерде. Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның Телеграмдагы постлары астында да әле проектны япмауны сорап язды.

"Татар теле" телеграм каналы идарәчеләренең берсе, тел активисты Марсэль Ганиев Азатлыкка бүгенге көндә татар телен онлайн өйрәнү, камилләштерү өчен мөмкинлекләр болай да күп түгел, дип сөйләгән иде. Ул үзе дә "Ана теле" проектын актив кулланган, татар телен аның ярдәмендә камилләштергән кеше.

  • "Ана теле" порталының эштән туктап тору, сөйләшү дәресләренең вакытлыча үткәрелмәве турында хәбәрләр моңарчы да булып алды. Мәсәлән, 2020 елда Татарстан мәгариф министрлыгы белән Казан университеты арасында килешү вакыты тәмамлану сәбәпле, порталда җанлы сөйләшү дәресләре бер арага туктап торган иде.
  • 2018 елда исә Роскомнадзорның Telegram-ны томалау омтылышлары вакытында, "Ана теле" сайты да ялгыш томалауга эләккән иде. Бу хәл Роскомнадзорның Amazon һәм Google болыт хезмәтләрен томалау омтылышлары аркасында булда.
  • "Ана теле" порталы 2013 елдан бирле эшли. Ул Татарстан хөкүмәте белән English First ширкәре арасында килешү нәтиҗәсендә барлыкка килде. Татарстан финанслаган бу портал телне үзлектән өйрәнү мөмкинлеген бирә. Сайтта 9 тел дәрәҗәсе тәкъдим ителә, һәр дәрәҗәдә 8 бүлек (тема) бар. Порталда шулай ук грамматика тупланмасы, әйтелеш һәм язу лаботаторияләре, онлайн-сүзлек тәкъдим ителә. Һәр дәрәҗәне уңышлы тәмамлау очрагында укучыларга сертификат бирелә.
  • 2020 елда "Ана теле" сайтына "Татар халкының милли үзаңын үстерү" програмы нигезендә 151,2 мең сум бүленеп бирелгән.
  • Татар теленә өйрәтү платформалары күп түгел. Алар арасында Азатлык радиосының "Әйдә! Online" проекты бар. Ул 2018 елдан бирле эшли. Проект кысаларында татар телен башлангыч дәрәҗәдән өйрәнү, аудиокурс, адаптацияләнгән әдәби текстлар, грамматика дәресләре, файдалы материаллар, сынаулар һәм уеннар һәм башка кызыклы контент тәкъдим ителә. Бу материаллар социаль челтәрләрдә таратыла: Вконтакте, Telegram, Facebook һәм Instagram.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG