Кичә, 20 мартта Татарстан Дәүләт шурасының социаль сәясәт комитеты 16-18 яшьлек яшьтәге үсмерләргә "зарарлы яки куркыныч хезмәт шартлары булган эштә" эшләүне рөхсәт итә торган үзгәрешләр өлгесен карады, дип яза "Коммерсантъ". Бу үзгәрешләрне Хезмәт кодексының 265 маддәсенә кертергә тәкъдим ителгән иде.
Бу тәкъдим шуның өчен ясалган иде: 2002 елда "Русиядә импортны алмаштыру шартларында илнең икътисад тармагын үстерү" максаты белән "Профессионалитет" федераль проекты эшли башлады. Ул һөнәри-техник училищеларда дүрт ел урынына тизләштерелгән укыту программы белән 2,5 ел гына укырга мөмкинлек бирә. Әмма 15-16 яшьлек абитуриентлар 18 яшьләре тулганчы ук укып бетерәчәк.
Шуңа күрә Татарстан Дәүләт шурасының социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова ("Бердәм Русия") үсмерләргә укыган чакта куркыныч оешмаларда тәҗрибә үтәргә рөхсәт итик дигән. Аннан соң укып бетергәч аларны шушы оешмаларда эшкә дә калдырып булыр иде ди.
Республиканың бу тәкъдимен Русия Канун чыгаручылар шурасына җибәргәннәр иде инде, тик анда эшләп бетерергә куштылар. Үзгәрешләр өлгесен яңартканнан соң Татарстан парламенты үсмерләргә куркыныч эшләрдә эшләргә рөхсәт итүнең шартларын Русия хөкүмәте билгеләячәк дип өстәгән.
"Бердәм Русия" депутаты һәм Татарстан һөнәри берләшмәләре федерациясе рәисе Елена Кузьмичева фикеренчә, үсмерләрне куркыныч эшләрдә эшләтү эшчеләр җитмәве мәсьәләсен "берничек тә хәл итмәячәк".
Казан дәүләт медицина университеты вәкиле Маргарита Максимова балалар "акча эшләр өчен" куркыныч эшләргә риза булырга да мөмкин дигән.
"Без туучылар санын арттырырга телибезме? Без бу балаларның сәламәтлеген бозачакбыз һәм туучылар саны артмаячак. Гарип балалар саны артачагы турында әйтеп тә тормыйм", дип кисәткән ул.
Дәүләт шурасының социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова үсмерләрне куркыныч эштә эшләтүне рөхсәт итү тәкъдимен КамАЗа, ЕлАЗ кебек оешмалар тәкъдим итә дигән. Аның сүзләренчә, куркыныч эшләрдә эшләргә рөхсәт булмагач, көллият бетерүчеләр "Wildberries, "Яндекс", "Самокат"ка эшкә керә дә, аннан бетте...".
Нәтиҗәдә Захарова үзгәрешләр өлгесен карауны кичектерергә булган.
"Эшлекле киңәшмә үткәрербез, ниндидер фикергә килербез", дигән ул.
- Татарстанның Алабуга көллияте студентларын аерым икътисади зонада "Шахед" иран дроннары җыюга җәлеп итәләр. Аларның күбесе – балигъ түгел. Бу хакта "Протокол" бәйсез басмасы һәм "Разворот" YouTube-каналы тикшеренүендә әйтелә
- Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, Татарстанның "Алабуга" икътисади зонасында һөҗүм итүдә кулланылучы камикадзе-дроннар җитештерү оештырылды. Дроннарны "Алабуга Политех" көллияте студентлары җыя, диелә тикшеренүдә. Уку йортында бер меңләп кеше белем ала, шуларның берничә йөзен шушы эшкә җәлеп иткәннәр дип ышандыра журналистлар.
- Студентлар берничә тәүлек йокламыйча эшлибез, ашамыйбыз диярлек, дип сөйли. Әмма дрон җыюдан баш тартырга ярамый, дип искәртәләр. Эшләре өчен түләнә: журналистлар мәгълүматынча, аена 30-40 мең сум алалар.
- "Idel.Реалии" исә "Алабуга Политех"та укыган студентларның аналарын тапты, алар белән сөйләште. "Яшүсмерләр респираторлар киеп 15 сәгать буена эшли дә эшли ", дип сөйләгән иде басма әңгәмәдәшләреннән берсе.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум