Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле Төньяк Кореядәге фестивальдә чыгыш ясаячак


Архив фотосы
Архив фотосы

Татарстан артистлары татар классикасы әсәрләреннән торган програм күрсәтәчәк, анда "Зөбәрҗәт" һәм "Күн авылы көе" җырлары, "Кызлар аулак өе", "Егетләр" һәм "Гармун-гармун" тамашалары булачак.

Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле "Апрель язы" дигән дуслык фестивалендә катнашу өчен Төньяк Кореягә барачак. Бу чара 11-25 апрельдә Пһеньянда үтәчәк, дип яза "Бизнес Online".

Татарстан артистлары татар классикасы әсәрләреннән торган програм күрсәтәчәк, анда "Зөбәрҗәт" һәм "Күн авылы көе" җырлары, "Кызлар аулак өе", "Егетләр" һәм "Гармун-гармун" тамашалары булачак.

"Безнең өчен Төньяк Корея халкын җыр һәм бию сәнгате аша татарларның мәдәнияте һәм традицияләре белән таныштыру зур мәртәбә һәм җаваплылык. Бу фестиваль ярдәмендә Төньяк Корея халкы белән иҗади ңлемтәләребез ныгыр, аларның бай һәм күпкырлы мәдәнияте турында күбрәк белә алырбыз дип өметләнәбез", дип белдергән ансамбль мөдире Юрий Жуков.

"Апрель язы" онлайн узачак. Чыгышларның видеоларын "Корея сәнгате" сайтына куячаклар. Оештыру комитеты югары бәяләгән артистларның номерлары һәм ансамбльләрнең програмнары Корея үзәк телевидениесеннән күрсәтеләчәк. Чара 1982 елдан башлап ел саен уза дип искәртелә.

  • Былтыр Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле Русия баскынлыгындагы Луһански "халык республикасы" шәһәрләрендә гастрольләрдә булып кайткан иде. Ансамбль монда яшәүчеләр өчен махсус "Без бергә" дигән тамаша күрсәтте. Аларның чыгышы Татарстан мәдәният министрлыгының Луһанскига эш сәфәре кысаларында булды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG