Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фәүзия Бәйрәмова милли хәрәкәт документларын Татарстанның Дәүләт архивына тапшырды


Фәүзия Бәйрәмова. Архив фотосы
Фәүзия Бәйрәмова. Архив фотосы

Ул тантаналы рәвештә узган. Моңа кадәр язучы, җәмәгать эшлеклесе бу эшне ачык башкарырга теләмиләр дип зарланган иде. 

Казанда узган тарихчы һәм архивариуслар җыенында язучы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова Татарстанның Дәүләт архивына татар милли хәрәкәтенә караган тарихи документларны тапшырган. Ике яклы килешү имзаланган. Бу хакта язучы үзенең социаль челтәрләрендә хәбәр иткән.

Аның архивы 3 меңнән артык документны тәшкил итә. Ике яклы килешү имзаланган.

"Бу съезд кысаларында минем Татарстан дәүләт архивына тапшырылган татар милли хәрәкәте документлар рәсми рәвештә кабул ителде һәм имзаланды. Миндә татар милли хәрәкәтенең 35 еллык бай архивы сакланды, һәм тарихи документларның төп өлешен Татарстан дәүләт архивына тапшырдым.

4432 биттән, 382 саклау берәмлегеннән торган бу милли байлык халыкка кайтарылды, аннан укучылар файдалана ала", дип язды Фәүзия Бәйрәмова.

Язучының фондына тасвирлама ясалган. Тарихи документларны кабул итү турында рәсми акт имзаланган. Актка бер яктан Татарстан дәүләт архивы мөдире Сергей Горохов һәм икенче яктанязучы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова кул куйган.

"Бу — тарихи вакыйга, чөнки татар милли хәрәкәте үзе дә инде тарих. Милли хәрәкәтнең беренче корылтайлары, халык җыеннары, " Иттифак" татар милли бәйсезлек партиясенең һәм Милли Мәҗлеснең съезд карарлары, сәяси мөрәҗәгатьләре, резолюцияләр, лидерларның чыгышлары, милли хәрәкәтнең газеталары, афишалар, чакырулар, листовкалар — болар барысы да хәзер архивларда сакланачак.

Татар хәрәкәте лидерлары Марат Мөлеков, Габделбәр Фәйзрахманов, Вафирә Гыйззәтуллина, Фәндәс Сафиуллин һәм бик күп активистлар инде бакыйлыкка күчте, әмма алар күтәргән милли азатлык идеяләре үлмәде, хәзергә архивларда булса да үз вакытын көтә. Бу мирас киләчәктә татар тарихын өйрәнүчеләргә ярдәм итәчәк, чөнки милли хәрәкәттән башка бүгенге Татарстан булмас иде. Бүгенге уңышлы Татарстанның нигезендә гайрәтле татар милли хәрәкәте тора", дигән ул.

Фәүзия Бәйрәмова моңа кадәр милли хәрәкәткә караган архивны тантаналы рәвештә уздырудан баш тартулары, медиага бу чараны ике тапкыр кире борулары турында сөйләгән иде. Моны ул хакимиятнең үзен "сыйнфый дошман буларак күрүе" белән бәйләп аңлатты.

Язучы шулай ук соңгы вакытларда аны Татарстанда узган зур җыеннарга кертмәскә тырышуларына зарланды.

Татарстан дәүләт архивы исә тантаналы рәвештә милли хәрәкәт архивын кабул итүнең кичектерелүе төрле бәйрәмнәргә туры килгәнлектән архив бинасында буш заллар калмавы белән аңлаткан иде.

  • Фәүзия Бәйрәмова — тарихчы, язучы һәм җәмәгать эшлеклесе. Азатлык укучылары сайлаган 2022 ел шәхесе.
  • 1990 еллар башында татар милли хәрәкәт лидерларының берсе булды, 1990-1995 елларда Татарстан парламенты депутаты итеп сайланды. 1991 елның 27 маенда Татарстан бәйсезлеген яклап сәяси ачлык тотты.
  • Соңгы елларда җәмәгать эшлеклесе карашлары һәм язмалары өчен хокук саклау оешмалары тарафыннан берничә тапкыр эзәрлекләнде.
  • 2010 елда Чаллы мәхкәмәсе аны Милли мәҗлеснең БМОга һәм дөнья илләренә Татарстан дәүләт суверенлыгын тану турында мөрәҗәгатен тарату өчен милләтара низаг чыгаруда гаепләп, 1 елга шартлы рәвештә хөкем итте.
  • 2014 елда мәхкәмә Бәйрәмованы социаль челтәрләрдә Кырымга бәйле язмалары өчен янә милләтара низаг чыгаруда гаепләде, аны бер елга шартлы рәвештә хөкем итте.
  • 2022 елның 2 августында Дөнья татар конгрессы Корылтайда Русиянең Украинадагы сугышын хуплаган резолюция кабул итте. Фәүзия Бәйрәмованың "Бу резолюция өчен тавыш бирергә ярамый!" дигән тавышы ишетелде. Язучы протест йөзеннән залдан чыгып китте.
  • 2023 елның февралендә Чаллы мәхкәмәсе Фәүзия Бәйрәмовага интернеттагы язмасы өчен 80 мең сум штраф салды. Ул анда "Русия өчен түгел, татар дәүләте өчен көрәшергә кирәк" дип язган булган.

    🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
    🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG