Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тикшерү комитеты Менделеевски районында мәктәпләрдә хәләл туклануга күчүне тикшерәчәк


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Моңа кадәр район хакимияте хәләл туклануга күчүне хуплаган иде.

Русия Тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин балаларның хокукы бозылу ихтималы сәбәпле тикшерү үткәрергә кушкан. Аның нәтиҗәләре турында Тикшерү комитетының Татарстан идарәсе җитәкчесе Валерий Липский хисап тотачак, диелә. Inkazan үз чыганакларына сылтанып сүз Менделеевскида хәләл туклануга күчү турында бара дип яза.

Яңа уку елыннан Менделеевски районы мәктәпләрендә укучылар хәләл туклануга күчәргә мөмкин дип хәбәр ителде. Бу хакта район башлыгы Радмир Беляев үзенең Telegram каналында белдерде.

Аныңча, бу тәкъдим каралачак һәм хәләл ризык белән теләк белдерүчеләр туклана алачак.

Менделеевски районы мәктәпләрендә хәләл туклануга күчү тәкъдиме белән Татарстан Диния нәзарәтенең Аксакаллар шурасы рәисе Айрат Әюпов чыкты. Бу фикерне Богоявлески чиркәве атакае Василий да хуплады.

"Хәләл ризык — ул дини кануннарны үтәү генә түгел. Төрле дин вәкилләре шулай туклана, чөнки хәләл — ясалма ингредиентларсыз һәм ГМОсыз экологик чиста продукт", дип язган иде Менделеевски башлыгы Радмир Беляев.

Моңа кадәр Казанның балалар бакчаларының бер өлешендә хәләл туклану кертелүе, шул ук вакытта кайбер бакчаларда моны эшләп булмавы әйтелде. Моны һәр белем бирү оешмасы ата-аналар ризалыгы белән үзе хәл итә, дип аңлаткан иде шәһәр хакимияте вәкилләре. Шул ук вакытта бер белем бирү оешмасына да дуңгыз ите кертелми диелде.

Татарстанда оешкан татар ата-аналары төркемендә актив катнашучы Айсылу Галиева мәктәпләрдә хәләл туклану төрлечә хәл ителгән дип сөйләгән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG