Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфа активисты Ольга Комлева "террорчылар һәм экстермистлар" исемлегенә кертелде


Ольга Комлева
Ольга Комлева

Комлевадан тыш бу исемлектә ФБК һәм төрмәдә үлгән оппозиция сәясәтчесе Алексей Навальный белән бәйле тагын сигез кеше кертелгән. 

Коррупциягә каршы көрәш фонды (ФБК) эшчәнлегендә катнашуда гаепләнеп кулга алынган Уфа активисты һәм журналист Ольга Комлеваны "Росфинмониторинг" "террорчылар һәм экстремистлар" исемлегенә керткән.

Комлевадан тыш бу исемлектә ФБК һәм төрмәдә үлгән оппозиция сәясәтчесе Алексей Навальный белән бәйле тагын сигез кеше кертелгән.

Бу - элек Алексей Навальныйның, хәзер аның хатыны Юлия Навальнаяның сүзчесе Кира Ярмыш, Халыкара ФБК җитәкчесе Мария Певчих, "Популярная политика" каналын алып баручы Дмитрий Низовцев, "Навальный LIVE" каналы продюсеры Нина Волохонская, Навальный штабларында катнашу һәм ФБКга акча күчерүдә гаепләнеп хөкем итегәнн Алексей Маляревский, сәясәтченең адвокатлары Александр Федулов һәм Ольга Михайлова, журналист Антонина Фаворская.

RusNews журналисты һәм активист Ольга Комлеваны 27 мартта Уфада тоткарладылар. Аны "экстремист оешма эшчәнлеген оештыруда" (Русия Җинаять кодексының 282.2нче маддәсе) гаеплиләр. Коррупциягә каршы көрәш фонды белән бәйле җинаять эше турында сүз бара. Оешма тыелганчыга кадәр Комлева Уфадагы Навальный штабы волонтеры иде.

Соңрак аңа карата гаскәр турында ялган мәгълүмат тарату турында да җинаять эше ачылды.

  • Комлева RusNews өчен аерым алганда Баймакта быел гыйнварда узган протест чараларын яктырткан иде. Журналист сәяси тоткын Лилия Чанышеваны хуплады, активистларның мәхкәмәләренә йөрде.
  • Оппозиционер сәясәтче Алексей Навальный нигез салган Коррупциягә каршы көрәш фондын 2021 елның июнендә "экстремист оешма" дип игълан иттеләр. Оппозиционерның оешмалары белән хезмәттәшлек иткән өчен җинаять эзәрлекләве булган дистәләгән очрак турында билгеле. Коррупциягә каршы көрәш фондына әз генә акча күчерүне дә Русия хакимиятләре экстремизмны финанслау дип бәяли.
  • Быел майда "Сәяси тоткыннарны хуплау. Мемориал" хокук яклау проекты Комлеваны сәяси тоткын дип таныды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG