Accessibility links

Кайнар хәбәр

Волгоград өлкәсендә тоткыннар кырыс тәртипле колониядә тотыклар алган


Волгоград өлкәсендә 19нчы колония, архив фотосы
Волгоград өлкәсендә 19нчы колония, архив фотосы

Волгоград өлкәсендә берничә тоткын Суровикинодагы 19нчы кырыс тәртипле колониядә Җәзаларны үтәү федераль хезмәте вәкилләрен тотык итеп алган. Бу вакытта анда дисциплинар комиссия утырышы узган. Кайбер мәгълүматларга караганда, берничә кеше һәлак булган.

Куәт оешмаларына якын телеграм каналлары колониядә төшерелгән видеолар чыгарды. Аларда дүрт кеше үзләрен "Ислам дәүләте мөҗәһитләре" дип атый. Видеода дүрт кешенең тотык итеп алынуы күренә. Аларның барысы да ФСИН киемендә, өчесе үтерелгәнгә охшаган, дүртенечесенең муены яралы. Һөҗүмчеләрнең кулларында пычак.

Телеграм каналлары шикләнүчеләрнең исемнәрен дә атый, аларның икесе Үзбәкстан ватандашлары, икесе - Таҗикастанныкы. Өчесе наркотиклар сату өчен, тагын берсе кеше сәламәтлегенә авыр зыян салу өчен хөкем ителгән дип белдерелә. Бу исемнәр әлегә рәсми расланмады.

Һөҗүм итүчеләрнең берсе видеоролик яздырган, анда ул ФСИН хезмәткәрләре мөселманнарның хокукларын бозды дип белдерә.

"Мөселманнарны кыскан, мыскыл иткән кешеләрне үтердек. Кемнеңдер китабын тартып алдылар, кемнеңдер - намазлыгын. Без аларга карата шулай иттек, бернинди дә кызгану юк", ди видео авторы.

"Сапа Кавказ" һәм башка телеграм каналлар белдерүенчә, һөҗүмчеләр 2 млн доллар һәм боралак сорый. Басма бу мәгълүматны каян алганын әйтми.

Тикшерү комитеты тотыклар алу һәм колония эшчәнлегенә зыян салу турында ике җинаять эше ачкан.

Тоткыннар белән сөйләшергә Волгоград мәчете мулласы чакырылган.

Телеграм каналларында һөҗүмче дип фаразланган бер кешенең Русия президенты Владимир Путинга мөрәҗәгате видеосы таралды. Ул һөҗүм итүчеләрнең таләпләрен үтәүче сорый, шулай ук аңа табиб кирәк ди. Кадр артындагы тавыш тотыкларны "үз кешеләре ташлады" дип әйтә.

Соңгы ике айда бу ФСИН системында икенче һөҗүм. Июньдә Дондагы Ростов шәһәрендәге 1нче тикшерү изоляторында утыручы алты кеше 16 июньдә ике хезмәткәрне тотык итеп алды. Гаепләнүчеләр изоляторның төрле камераларында утырган, ләкин алар арасында элемтә булган диелде. Алты тоткынның да үтерлүе, ә тотыкларга зыян килмәве турында хәбәр ителде.

Ачык мәгълүматларга караганда, 19нчы кырыс тәртипле колониядә барлыгы бер мең кешегә исәпләнгән.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG