Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казакъстанда Украинадагы сугышны тәнкыйтьләгән Русия ватандашы тоткарланган, аңа экстрадиция яный


Әлегә ул Алматы вакытлы тоту изоляторына 40 тәүлеккә җибәрелгән.

Казакъстанда Русия ватандашлыгы булган эшкуар Евгений Наказненко тоткарланган. Ул Украинадагы сугышны тәнкыйтьләп видеолар чыгарган, моның өчен Русия Эчке эшләр министрлыгы тарафыннан халыкара эзләүгә игълан ителгән, дип яза Азатлык радиосының урыс хезмәте. Наказненкога хәзер экстрадиция яный.

Русиядә аңа карата Русия армиясе турында "ялган мәгълүмат" һәм "террорчылыкка өндәү" маддәләре нигезендә җинаять эшләре ачылган. Җинаять эшләрен ачу сәбәпләре төгәл китерелмәгән.

Бурят активисты Евгения Балтатарова язуынча, Наказненко интернетта чыгарган видеолар Казакъстанның Русия яклы блогеры Антон Бударов игътибарын җәлеп иткән. Бударов Русия хакимиятен Наказненконы җавапка тартырга өндәгән диелә.

"ОВД-Инфо" мәгълүматына күрә, Наказненконы Алматы һава аланында тоткарлаганнар. Аннан ул эшләре буенча Төркиягә очарга җыена иде. Ул эзләүдә булганын белмәгән һәм качарга тырышмаган диелә.

Мәхкәмә карары нигезендә, эшкуар Алматы вакытлы тоту изоляторына 40 тәүлеккә җибәрелгән. Аның эшендә "экстрадиция аресты" диелә.

Наказненко Русиядә "экстремистлар һәм террорчылар" исемлегенә 8 август көнне кертелгән булган. Мөгаен, бу вакыта аңа каршы җинаять эшләре инде ачылган булган.

Милләте белән Евгений Наказненко украин, аның Русия ватандашлыгы бар. 2007 елдан ул Казакъстанда яшәгән, анда ул Oxford Team чит телләр өйрәнү мәктәбенә нигез салган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG