Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тикшеренү: 60 яшьтән өлкән русияләрнең яртысыннан артыгы депрессиядә


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Русия думасының гаиләне яклау комитеты рәисе Нина Останина бу Украинадагы сугыш аркасында дип фаразлый. Җиңүдән соң, депрессия дә калмаячак, ди.

60 яшьтән өлкәнрәк русияләрнең яртысыннан артыгы үзендә хәвефләнү һәм депрессия билгеләре сизә. Бу хакта Русия президенты каршындагы халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясенең (РАНХиГС) тикшеренүендә әйтелә. Тикшеренү Росстатның 2023 елда халык сәламәтлеген күзәтү хисапларына нигезләнгән, дип яза "Коммерсентъ".

Бу тикшеренүдә 36,8 мең өлкән яшьтәге русияле катнашкан. Сораштыруда катнашканнарның яртысыннан артыгы хәвефләнүен яки үзендә депрессия билгеләре булуын әйткән. Шуларның 49 проценты моны уртача дәрәҗәдә дип бәяләгән, биш проценты- көчле дәрәҗәдә дип.

Аеруча 80 яшьтән өлкәнрәкләр моннан ешрак интегә дип искәртелә. Бигрәк тә ирләргә караганда хатын-кызларда ешрак очрый диелә. Шулай ук тикшеренүчеләр ачыклавынча, ешрак ялгыз кешеләр арасында хәвефләнә һәм депрессиядән интегә.

Тикшеренүчеләр 2023 елда Русиядә 60 яшьтән өлкәннәр халыкның 23,5 процентын тәшкил итүен дә искәртә. Белгечләр бәяләмәсенә күрә, 2050 елга бу күрсәткеч 32 процентка җитәргә мөмкин.

Русия думасының гаиләне яклау комитеты рәисе Нина Останина (КПРФ) депрессия билгеләре башка яшьтәге кешеләрдә дә бар, бу "махсус хәрби операция" белән бәйле дип фаразлый.

"Күңелгә якын алу, ил өчен җаваплылык хисе 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләрдә аеруча көчле. Җиңгәннән соң, миңа калса бу күрсәткечләр нык кимер", дигән ул.

Когнитив-үзеңне тоту психотерапиясе ассоциациясе әгъзасы Александра Титарева исә депрессиягә фәкыйрьлек тә йогынты ясый дигән фикердә.

"Фәкыйрьлек белән картлык үзара тыгыз бәйләнгән. Яхшы белеп ала алмаган, аз түләнә торган эштә эшләгән хатын-кызлар еш кына пенсияне аз ала. Керемнәр аз булганда стресс факторлары да арта: иртәгәге көнгә, финанс мөмкинлекләренә, ризык һәм торак мәсьәләләренә ышаныч булмау, билгесезлек", ди ул.

  • Русияләрнең ким дигәндә өчтән бере - 35 проценты Украинада ике ел буе сугыш барган дәвердә тормыш дәрәҗәсенең түбәнәюен сизгән.
  • Башкортстан Корылтае депутаты Илһам Галин кибетләр буйлап йөреп чыкканнан соң, пенсионерларның җиләк-җимеш сатып алырга акчалары юк дигән нәтиҗәгә килгән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG