Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дума җенесне үзгәртү мөмкин булган ил ватандашларына Русиядән уллыкка бала алуны тыючы канунны беренче укылышта кабул итте


Russia Politics
Russia Politics

Русия Думасы рәисе Вячеслав Володин моны "балалык чорын һәм традицион кыйммәтләрне яклауга" юнәлтелгән дип белдерде.

Бүген, 25 сентябрьдә Русия думасы "җенес алыштыру" (трансгендер күчешен Русия депутатлары шулай атый) рөхсәт ителә торган илләрнең ватандашларына Русия балаларын уллыкка алуны тыючы канун өлгесен беренче укылышта кабул итте.

Русия парламентының түбән пулаты рәисе Вячеслав Володин моны "балалык чорын һәм традицион кыйммәтләрне яклауга" юнәлтелгән дип белдерде.

Аның әйтүенчә, документны депутатларның зур күпчелеге хуплаган. "Балаларыбызны җенес алыштыру рөхсәт ителә торган илләргә уллыкка яки тәрбиягә алынган чакларында юлыгырдай куркынычлардан сакларга кирәк", ди ул.

Элегрәк Володин бу тыю Австралия, Австрия, Аргентина, Бельгия, Британия, Германия, Дания, Исландия, Испания, Италия, Канада, Норвегия, Финляндия, Швейцария, Эстония һәм башка илләргә кагылачак, дигән иде.

Канун өлгесен Думага 2024 елның июлендә керттеләр. Аның авторлары арасында Володиннан тыш, Нина Останина, Ирина Яровая, Петр Толстой һәм башка депутатлар бар

2022 елда Думага "дус булмаган илләр"нең ватандашларына Русия балаларын уллыкка һәм тәрбиягә бирүне тыя торган канун өлгесе кергән иде инде, әмма ул чакта ЛГБТ вәкилләре телгә алынмады.

Ул чакта президент каршындагы Кодификация һәм сивил кануннарны камилләштерү шурасы бу төзәтмәләрне хупламады.

Хәзерге вакытта Русия балаларын АКШ ватандашлары гына уллыкка ала алмый. Бу хактагы канунны 2012 елның ахырында, Русия белән АКШның арасы киеренкеләшкән чакта кабул иттеләр.

Аны "Дима Яковлев кануны" дип атадылар. Канунга Америка ватандашлары уллыкка алгач үлгән Дима Яковлевның исеме бирелде. Ике яшьлек малайны эсседә машина эчендә калдыралар һәм ул үлә.

Чынлыкта исә бу канун 2012 елда АКШта кабул ителгән "Магнитский акты" һәм Русия түрәләренә һәм көч структуралары вәкилләренә каршы кертелгән чикләүләргә җавап буларак кабул ителде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG