Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанның "Мәрҗани" мәчетенә имам-хатыйб итеп мөфти урынбасары Равил Зөфәровны куйдылар


Равил Зөфәров
Равил Зөфәров

Узган атнада "Мәрҗани" мәчетенең элекке имам-хатыйбы Мансур Җәлалетдинов бу вазифадан җибәрелде.

Бүген, 25 сентябрьдә Казанның "Мәрҗани" мәчетендә өйлә намазы вакытында яңа имам-хатыйбны тәкъдим иткәннәр. Бу вазифага Татарстан мөфтиенең мөхтәсибләр белән эшләү өчен җаваплы Равил Зөфәров билгеләнгән, дип яза "Бинес Online".

Узган атнада "Мәрҗани" мәчетенең элекке имам-хатыйбы Мансур Җәлалетдинов бу вазифадан җибәрелде һәм аның алга таба Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллинның урынбасары булып хезмәт итәчәге билгеле булды. Җәлалетдинов Татарстаннан Украинадагы сугышта катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү мәсьәләләре урынбасары итеп куелды.

"Бинес Online" искәртүенчә, бүгенге җыен матбугаттан ябык узган.

Равил Зөфәровка 51 яшь, ул 1973 елның 4 июнендә Аксубай районының Иске Ибрай авылында туган. Авыл мәктәбен бетергәч Норлат мәдрәсәсендә, ә соңрак Төркия белән Сүриянең дини оешмаларында белем алган.

Ул Аксубай районы имам-мөхтәсибе дә булып тора, ә "Мәрҗани" мәчетенә килгәнче Казанның Кабан арты мәчете имам-хатыйбы булып хезмәт итте.

  • 12 сентябрьдә 64 яшьлек Мансур Җәләлетдиновның "Мәрҗани" мәчетендә имам-хатыйб вазифасыннан китүе билгеле булды. Ул гыйбадәтханәдә 29 ел хезмәт итте. Бу карар артында Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов торуы ихтимал, диелде.
  • Мансур Җәләлетдиновны эштән алу карары 29 августта Рөстәм Миңнеханов һәм Миңтимер Шәймиев җитәкчелегендә делегациянең "Мәрҗәни" мәчетен төзекләндерүдән соң карарга килгәннән соң туган булуы ихтимал, җитәкчелек гыйбадәтханәдә башкарылган эштән канәгать калмаган, диелде. Бу очрашуда Рөстәм Миңнеханов Җәләлетдиновка карата "алыштыргысыз кешеләр юк" дип шелтә дә белдергән, янәсе.
  • Мансур Җәләлетдинов "Мәрҗани"дә 1995 елдан имам булып хезмәт итте. Ул Татарстанда беренчеләрдән булып Рамазан чатыры коручылардан булды. Мәчет тирәсендә хәләл кафелар, мөселман кием-салым кибетләре ачты. 2000 елда Казанда беренче мөселман зираты ясады.
  • Еш кына ул төрле мәсьәләләрдә, аеруча Казандагы мөселман зираты тирәсендә түрәләр белән низагъка да керде.
  • 2016 елда хәбәрсез югалган имам Сөләйман хәзрәт Зариповны эзләү штабы, махсус фонд оештырды.
  • 2023 елда Казан Җәмигъ мәчетен үзәктән шәһәр читенә күчерүне хуплады.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG