Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Медиазона": Русия полициясе Астанада дезертирны урлаган һәм аны Омскига алып чыккан


Камил Касыймов
Камил Касыймов

2023 елның маенда Камил Касыймов сугыштан ялга кайткан һәм анда кире бармаска булган. Ул Казакъстанга күчеп китеп, анда яшәүгә рөхсәт алып эшкә урнашкан булган.

Казакъстан башкаласы Астанада Русия полициясе Төмәндә туган Камил Касыймовны урлаган. Русиядә ул сугыш вакытында дезертирлык кылуда гаепләнә. Бу хакта "Медиазона" хәбәр итә. Басма Касыймовның язмышы турындага мөрәҗәгатькә Астана полициясе департаменты җибәргән җавапны тапкан.

Касыймовны 2024 елның апрелендә урлаганнар һәм башта Казакъстанның Приозёрски шәһәрендәге ябык хәрби бүлекчәгә алып чыкканнар. Биредә Русия сынап караулар полигонын һәм хәрби һава аланын арендалый. Шуннан соң аны Омскига җибәргәннәр һәм алты елга кырыс тәртипле колониягә хөкем иткәннәр диелә.

Касыймовның хезмәт иткән хәрби бүлекчәсе Бурятиядә урнашкан булган. Һәм аны тоткарлау өчен Бурятия эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре ун көнлек эш сәфәре белән Казакъстанга барган дип искәртелә.

Шул ук вакытта Казакъстан хокук яклаучылары мәгълүматынча, хәрбине Русия полициясенә тапшыруда Астана полициясе катнашкан булырга мөмкин. Әмма Астана полициясе рәсми рәвештә моны кире кага.

БДБ илләренең хокукый ярдәм турындагы Кишинёв конвенциясенә ярашлы, хәрби хезмәткә каршы җинаятьләрдә шикләнелүчеләрне һәм гаепләнүчеләрне турыдан-туры тапшыру тыелган. Казакъстан мәхкәмәсе Камил Касыймовны депортацияләү турында карар кабул итмәгән булган.

  • Камил Касыймов Русия саклану министрлыгы белән контрактын 2021 елда төзегән. Украинада сугыш башланганнан соң, янаулар белән аны өч еллык икенче контракт төзергә мәҗбүр иткәннәр.
  • 2023 елның маенда Касыймов сугыштан ялга кайткан һәм анда кире кайтмаска булган. Ул Казакъстанга күчеп китеп, анда яшәүгә рөхсәт алып эшкә урнашкан булган.
  • Associated Press агентлыгы журналистлары Украинага каршы сугышта катнашмаска карар иткән һәм Русия гаскәрен ташлап киткән биш офицер һәм солдат турында язган иде. Шуларның берсе — 23 яшьлек Фәрхәд Җиһаншин — Казаннан, офицер.
  • "Мин шәһәрләрне җимерүче һәм тыныч халыкны үтерүче, чит илнең җирләрен басып алучы Русия армиясендә хезмәт итәргә теләмәгәнемне аңладым", дигән иде Фәрхәд.
  • Быел март аенда Русия хәрби мәхкәмәләре хезмәт урынын калдырып китү өчен көненә уртача 34 хөкем карары чыгарган.
  • 2022 елның сентябрендә Русиядә мобилизация игълан ителде. Шуннан соң Русия хакимиятләре канунга "мобилизация" һәм "сугыш хәле" дигән төшенчәләр кертеп, хәрби бүлекчәләрне яки хезмәт иткән урыннарны калдырып киткән өчен җәзаны кырыслатты.
  • Шул вакыттан бирле "өлешчә мобилизация" чорында хәрби чакырылыштан качып калучыларга да, Украинага каршы сугышудан баш тартучыларга да йөзләгән җинаять эшләре ачылды, дистәләгән хөкем карарлары чыгарылды. Бу Башкортсан белән Татарстан кешеләренә дә кагылды.
  • Башкортстанның Учалы районыннан 27 яшьлек Салават Мирасовны мобилизация чорында үзбелдеге белән хәрби бүлекне калдырып китүе өчен өч елга гомуми тәртипле колониягә хөкем иттеләр.
  • Казанда исә 38 яшьлек Рәсим Габделхаковка каршы "дезертирлык" маддәсе нигезендә җинаять эше ачтылар. Аны 28 октябрьдә Әлмәттән мобилизацияләп, Казанга китергәннәр, ир хәрби күнегүләр уза башлаган. 9 ноябрьдә башка сугышчылар белән бергә Габделхаковны танк училищесының Лаеш районындагы полигонына алып чыкканнар. Туганнары әйтүенчә солдат якындагы урманга бәдрәфкә киткән һәм иптәшләреннән артта калып, адашкан булган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG