Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Фән Вәлиәхмәтов вафат


Фән Вәлиәхмәтов (1951-2024)
Фән Вәлиәхмәтов (1951-2024)

Аңа 73 яшь иде.

Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Фән Вәлиәхмәтов вафат булган. Аңа 73 яшь иде. Җырчының үлеме турында Дөнья татар конгрессының Башкортстан бүлеге һәм "Башинформ" агентлыгы хәбәр итте. Ул Башкортстанның Шаран районында яши иде.

Тальяны, җырчы Фән Вәлиәхмәтов 1051 елның 18 гыйнварында Башкортстанның Шаран районы Хафиз авылында туган.

Уфа сәнгать училищесын тәмамлаганнан соң җырчылар Фәридә Кудашева һәм Бәхти Гайсин концерт төркемендә 8 ел җырлый. Аннары үзенең концерт төркемен оештырып, ил буенча гастрольләрдә йөри.

1970 елдан Туймазы мәдәният сараенда солист булып эшли.

1973-1974 елларда Бүздәк районы мәдәният йортында хезмәт куя.

1979 елдан Башкорт дәүләт филармониясе солисты.

1995—2005 елларда Чаллының "Болгар" бию ансамбле җырчысы.

30 яше тулгач, тальян гармунда уйнарга өйрәнә. Халыкта онытылган җырларны табып алып, башкара.

2018 елда Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров кулыннан Салават Юлаев ордены алды.

Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты исеменә ия.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG