Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан урыс телен белмәүче мигрант балаларын мәктәпкә алуны тыючы канун өлгесенә каршы чыкты


Иллюстартив фото
Иллюстартив фото

20 депутат Мәскәү сәясәтен хуплады, 27 — каршы тавыш бирде, 25 депутат — тотылып калды.

Бүген Татарстан Дәүләт шурасы урыс телен белмәүче мигрант балаларын мәктәпкә алуны тыючы федераль канун өлгесен хупламады. Гәрчә, парламентның мәгариф комитеты аны хупларга чакырган иде.

Дәүләт шурасының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов сүзләренчә, чит ил ватандашы балаларын мәктәпләргә кабул иткәндә урыс теленнән мәҗбүри тест бирү каралган. Моннан тыш, белем йортлары канунсыз яшәүче мигрант балаларын да укырга алмаячак. Комитет федераль канун өлгесен хупларга тәкъдим итте.

Бу канун өлгесенә депутат һәм Татарстан халыклары ассамблеясы башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Вәлиуллин каршы чыкты.

— Ул балалар укырга кабул ителмәгән очракта, кая барырга, кем булырга, нинди форматта яшәргә тиеш? Шуның белән берлектә аларның шактый күп булуын да беләбез. Бу аларны турыдан-туры маргиналь форматка яки криминаль рәвешкә китереп җиткерергә мөмкин. Әгәр бала укырга алынмаса, ул кая барырга тиеш була?

Вәлиуллин "мин канун кабул ителүгә каршы", дип сүзен тәмамлады.

Аңа депутат Рәсим Баксиков та кушылды. Ул мәктәпкә кабул ителмәгән балалар "киләчәктә бандит булачак" диде. "Икенчедән, ул мәктәптә укымаса, кайда урыс телен өйрәнәчәк? Өченчедән, аны патриот дип атамас өчен җирлек әзерләнә", диде Баксиков һәм Татарстанга мигрантлар кирәк булуын әйтте.

ЛДПР фиркасе вәкиле Руслан Йосыпов, киресенчә, Мәскәү сәясәтен хуплап чыкты.

— Урыс телен белмәгән балалар безнең ил ватандашлары түгел. Әгәр безнең мәкптәпләрдә укырга телиләр икән, алар әзерләнергә һәм укытучы ялларга тиеш. Бик күп шикаять бар, — диде ул.

Татарстан Дәүләт шурасы секретаре Лилия Маврина каршылыкны бетерү өчен мәсьәләне тавышка куярга чакырды.

Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин мигрант балаларына мәктәпләрдә укуны чикләүче канунны хупламады.

— Татарстанда мигрантлар күп. Урыс телен белмәгән өчен баланы мәктәпкә кабул итмәү проблем тудырачак. Федераль канун өлгесенең бу өлешен хупламыйбыз, — диде ул.

Нәтиҗәдә, 20 депутат федераль канун өлгесен хуплады, 27 — каршы тавыш бирде, 25 депутат — тотылып калды.

25 ноябрьдә Русия Дәүләт думасында урыс телен белмәүче мигрант балаларын мәктәпкә алуны тыючы канун өлгесе әзерләнде. Аны дума рәисе Вячеслав Володин һәм бер төркем депутат тәкъдим итте.

Быел Русия мәктәпләренә һәм балалар бакчаларына бер сыйныфка һәм бер төркемгә урысча начар белән торган өчтән дә артык мигрант балаларын алмаска тәкъдим иттеләр. Русия мәгариф министрлыгы төбәкләргә шундый киңәшләр җибәргән иде.

"Урыс телен начар белсәләр", ул чакта мондый балаларны укыту — "сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикле булган балаларны" укыткан кебек үк, җиңел эш түгел, дип чагыштыра министрлык. "Шуңа күрә бер сыйныфта (төркемдә) урыс телен начар белгән өчтән дә артык бала булмавына омтылырга кирәк", дип киңәш ителә.

Шулай ук Урта Азиядән килүчеләрне Русиядә яшәргә өйрәтә торган адаптацион курс барлыкка килүе билгеле булды. Лекция дәвамында мигрантларны Русиядә яшәгәндә үзеңне ничек тотарга өйрәтәчәкләр. Лекцияне алып баручылар мигрантларга урыс телен белү мөһимлеген җиткерергә, таныш булмаган кешеләргә "брат", "сестра" сүзләрен кулланып эндәшү отышсыз икәнен аңлатырга тиеш. Шулай ук мигрантларга башка кешеләр янында туган телләрендә пышылдап сөйләшмәскә, чит кешеләрне тикшермәскә киңәш итәләр.

  • Быел мартта "Крокус Сити Холлда" терактыннан соң мигрантларны контрольгә алу турында сөйләшүләр башланды. Гаепләнелүчеләрнең күбесе Таҗикстан ватандашлары.
  • Мигрантларның Русиядә яшәү кагыйдәләре һәм шартлары кырысланды. Русия эчке эшләр министрлыгы мәгълүматына күрә, бу елның гыйнварыннан июленә кадәр илдә мигрантларның миграция кануннарын бозу-бозмавын ачыклау өчен "176 мең чара" — тикшерүләр, рейдлар үткәрелгән.
  • Аларның нәтиҗәсендә Русиядән чит ил ватандашларын административ депортацияләү турындагы карарлар былтыргы шул ук чор белән чагыштырганда 53,2 процентка арткан. Мондый тикшерүләр Татарстанда һәм Башкортстанда да узды.
  • Июльдә Русия Думасына урысча белмәгән чит ил ватандашларын депортацияләү турында канун өлгесе кертелгән иде.
  • Шул ук вакытта Былтыр Русиягә килгән мигрантларның саны соңгы ун ел эчендә иң азы булган.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG