Accessibility links

Кайнар хәбәр

Роскомнадзор Русиядә Viber мессенджерын томалаган


Бу Роскомнадзор тарафыннан томаланган чираттагы мессенджер булып тора.

Җомга кич Роскомнадзор оешмасы Русиядә Viber мессенджерына керү мөмкинлеген томалавы турында белдерде. Дәүләт оешмасы моны Viber-ның "мәгълүмат таратуны оештыручылар турында канун бозуы" белән аңлатты.

Роскомнадзор язуынча, Viber "террорчылык һәм экстремистик максатларда мессенджерны куллану куркынычларын булдырмау, моңа ватандашларны җәлеп итүгә каршы чаралар күрү, шулай ук канунсыз мәгълүмат урнаштыруга бәйле" таләпләрне үтәми.

Бу Роскомнадзор тарафыннан томаланган чираттагы мессенджер булып тора. Берничә ай элек кенә Русиядә Signal мессенджеры томаланды. Соңрак илдә Discord мессенджерының да томалануы билгеле булды. Бу цензура гамәлләрен Роскомнадзор һәрвакыт "канун бозу" белән аңлата.

"Мәгълүмат таратуны оештыручылар" төшенчәсе гамәлгә 2014 елда кертелде, ул күз уңында кулланучылар үзара аралаша алган сайтлар һәм хезмәтләр хуҗаларын тота. Мондый реестрны Роскомнадзор алып бара, 2024 елның декабрендә аңа 400ләп исем кертелгән.

Исемлеккә кергән сайтлар һәм хезмәтләр кулланучыларның язышуын һәм аларның барлык мәгълүматын җыярга, сакларга һәм ФСБга тапшырырга тиеш.

  • Viber хезмәтен мәхкәмәләрдә кимендә ике тапкыр штрафка тартканнар иде. 2023 елда Viber Media ширкәтенә бер миллион күләмендә штраф салдылар. Бу мессенджерның Украинадагы сугыш турында мәгълүматны бетерергә баш тартудан соң булды.
  • Быелның март аенда мессенджер "тыелган контент" чыгару өчен 800 мең сум күләмендә штрафка тартылды.
  • Русиядә Viber хезмәтен якынча 18,9 миллион кеше кулланган дип санала.
  • Путин Украинага каршы сугышы башлагач, Русиядә Facebook, Instagram кебек социаль челтәрләр дә томаланды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG