Якшәмбе иртәсендә Грозныйда шартлау тавышлары ишетелгән. Русия Telegram каналлары җирле халыкка сылтанып язуынча, Чечняга дроннар һөҗүм иткән.
NIYSO оппозицион телеграм каналы хәбәр итүенчә, һөҗүмгә ОМОН базасы, Чечня эчке эшләр министрлыгының 2нче патруль полкы һәм шулай ук хәрби база дучар булган.
Чечня хакимияте дроннар һөҗүме турында аңлатма бирмәде.
Русия саклану министрлыгы якшәмбегә каршы төндә Украинадан җибәрелгән 15 дронны бәреп төшерүе турында хисап тотты. Аның берсе Кара диңгез өстендә, шулай ук Курски һәм Белгород өлкәләрендә берешәрне бәреп төшерүләре әйтелде. Чечня турында бер сүз дә юк.
- Бу атнада Грозныйга инде дроннар һөҗүм иткән иде. 12 декабрьдә һөҗүм Чечня эчке эшләр министрлыгының 2нче полкы бинасына ясалды диелде. Чечня башлыгы Рамзан Кадыров дрон Әхмәт Кадыйров исемендәге полиция полкының казармалары өстендә бәреп төшерелде дип әйтте. Аның сүзләренчә, сакта торучы дүрт сугышчы җиңелчә яралаган, авыр җәрәхәтләнүчеләр юк.
- Узган атнада дрон полициянең махсус патруль хезмәтенең икенче полкы базасы бинасына бәрелде. Чечня башлыгы Рамзан Кадыров зыян күрүчеләр булуын әйтте, әмма аларның санын белгертмәде. Шул ук вакытта, чечен социаль челтәрләрендә Әхмәт Кадыров исемендәге махсус полк командиры Замид Чалаевка шифа теләгән язулар таралды.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум