Accessibility links

Кайнар хәбәр

Грузиядә Михаил Кавелашвилиның президент сайлауда җиңүе игълан ителде


Михаила Кавелашвилины (үзәктә) җиңүе белән котлыйлар
Михаила Кавелашвилины (үзәктә) җиңүе белән котлыйлар

Сайлаулар яңа система нигезендә узды. Оппозиция сайлауларга бойкот белдерде.

Грузиянең Үзәк сайлау комиссиясе Михаил Кавелашвилиның ил президенты итеп сайлануы турында игълан итте.

Кавелашвили бердәнбер намзәт иде, аны хакимияттәге "Грузия хыялы" фиркасе тәкъдим итте. Ул – шулай ук "Грузия хыялына" беректәш булган "Халык көче" фиркасе вәкиле. Әлеге фирка Көнбатышка каршы чыгышлары белән танылган.

Президентны сайлаучылар коллегиясе сайлады. Рәсми мәгълүматларга караганда, Кавелашвили өчен 300 сайлаучының 244е тавыш биргән. Сайлану өчен 200 тавыш кирәк иде. Оппозиция вәкилләре утырышка бойкот белдерде һәм тавыш бирүнең легитимлыгын танымаячакларын әйтте.

Михаил Кавелашвили — танылган футболчы. Ул 1995 елда "Спартак-Алания" такымында Русия чемпионы булды. Өч чакырылышта парламент депутаты итеп сайланды.

Тавыш бирү узган Грузия парламенты бинасы янында протест чарасы үтте. Берничә йөз кеше җыелды. Полиция белән бәрелешләр турында хәбәрләр юк.

Сайлаулар яңа система нигезендә узды. Президентны халык түгел, ә сайлаучылар коллегиясе сайлады. Ә аларның күпчелеге хакимлек итүче "Грузия хыялы" фиркасе вәкилләре. Коллегиягә 300 әгъза керә: парламентның бөтен депутатлары, автоном Аджария һәм Абхазия Югары шурасы депутатлары (21 һәм 20 кеше), һәм муниципаль шуралардан 109 делегат.

"Грузия хыялы" фиркасеннән 211 сайлаучы, бу бөтен сайлаучыларның 70,3%ын тәшкил итә. Әлеге сан тавыш бирүне уздыру өчен дә, президент сайлау өчен дә җитә.

Михаил Кавелашвили өч чакырылыш дәвамында депутат булып торган чорда Көнбатышка каршы риторикасы белән танылды. Аерым алганда, ул АКШ һәм Европа берлеген "глобаль сугыш фиркасе" дип атады һәм аларның Грузиядә икенче фронт ачып, Русия белән сугышка этәрергә тырышуын белдерде.

Кавелашвилига 53 яшь. Аның югары белеме юк. Грузияне беренче тапкыр югары белемсез президент җитәкләячәк. Парламент бинасы янында "Дипломыңны күрсәт!" дигән протест чарасы уза, урамда футбол уйныйлар.

Яңа президент инаугурациясе 29 декабрьдә узарга тиеш. Ул биш елга сайланды. Грузиянең гамәлдәге президенты Саломе Зурабишвилиның вәкаләтләре 16 декабрьдә тәмамлана. Ул сайлауларны легитим түгел дип атады һәм вазифасыннан китүдән баш тартты. Бүген, 14 декабрьдә, ул да Тбилисида протест чарасында катнашты.

Протестлар инде 16 төн рәттән дәвам итә. Тбилисида аларның күбесе куып таратылды. Митинглар шулай ук Батуми, Кобулети, Кутаиси һәм башка грузин шәһәрләрендә дә бара. Чараларда 400дән артык кеше тоткарланды. Протестчылар илне евроинтеграция юлына кайтаруны, бөтен тоткарланучыларны азат итүне һәм яңа парламент сайлаулары уздыруны таләп итә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG