Русия Федерелаль иминлек хезмәте (ФСБ) яңартылган террорчы оешмалар исемлегенә "Пост-Русиянең ирекле халыклары форумы" бүлекчәләре дип санап 172 оешманы керткәннән соң берничә оешма безнең бу форумга бернинди дә катышыбыз юк дип белдерде.
Аларның ни сәбәпле әлеге исемлеккә кертелүләре аңлашылмый.
Мәсәлән, мари мәдәниятенә багышланган телеграм-каналның администраторы форум эшчәнлегенә бер катышы юклыгын белдерә.
Хәзер ул хокук яклаучылар белән бу каналны ничек алып бару турында баш вата. Проект эшчәнлеген вакытлыча туктаткан.
Komi Daily басмасы да үзләренең террорчы оешмалар исемлегенә өкертелгәнен ел азагында гына белүен хәбәр итә. "Безне исемлеккә "ПостРусия ирекле халыклары" форумы катнашучылары буларак керттеләр, безнең аларга мөнәсәбәтебез юк", диелгән телеграм-каналдагы постта.
"Хәзер без алга таба нәрсә эшләргә икәнен хәл итү өчен хокук яклаучылар белән киңәшләшәбез. Беренче чиратта, без сезне якларга телибез. Ә без, әлбәттә, эшне дәвам итәчәкбез", дип яза басманың телеграм-каналы.
Бу оешмалары булмаган милли басмаларны террорчылар исемлегенә кертүнең беренче очрагы.
Басмалар гына түгел, тулы бер федераль төбәка атамсы да әлеге исемлектә: "Karjalan tašavalta/tazavaldkund/tazavaldu" – Карелиянең карел теле диалектларындагы рәсми атамасы. Петербур шәһәре һәм Ленинград өлкәсе турында язучы "Бумага" басмасы мондый атамалы оешманың чынлап та булуын тикшерә алмавын яза. Журналистлар шулай ук исемлектә Петербур янындагы җирләргә бәйле булырга тиешле берничә атаманың чын оешмалармы, юкмы икәнлеген ачыклау мөмкин түгел ди.
"Татполит" хәрәкәте җитәкчесе Руслан Айсин да әлеге оешманың "Пострусиянең ирекле халыклары форумы" дип аталган структураның "оешма бүлекчәсе" булуын кире какты.
— "Татполит" хәрәкәте форумның бернинди бүлекчәсе дә түгел, чөнки ул мөстәкыйль берәмлек булып тора. Әмма Русия баш прокуратурасының түрәләренә фактлар кирәкми. Без Русия хакимиятләрен террорчы идеология йөртүчеләр дип саныйбыз. Ә үз халыкларына ирек яклаучыларны — гадел көрәшчеләр дип таныйбыз, — дип белдерде ул "Idel.Реалии"-га.
Айсин "террорчы" оешма исемлегенә керүенә карамастан, "Татполит" үз эшен элеккечә дәвам итәчәк дигән.
Русия Югары мәхкәмәсе 22 ноябрьдә "Пост-Русиянең ирекле халыклары" форумын һәм оешманың 172 бүлекчәсен террорчы оешмалар исемлегенә кертте. ФСБ әлеге исемлекне 10 гыйнварда чыгарды. Бу исемлектә Татарстанга һәм Башкорстанга бәйле оешмалар да бар. Фәрит Зәкиев җитәкләгән Татар иҗтимагый үзәге (ТИҮ), АКШта яшәүче Иршат Хәбинең "Яңарыш Татар Халык Партиясе", Рәфис Кашаповның "Азат Идел-Урал", Руслан Айсинның "Татполит" оешмалары һәм "Азатлык" оешмасы бар. Әлеге оешмаларның постларын репостлаучыларга "террорчылыкны аклау" маддәсе яный.
2023 елның мартында Русиядә "Пост-Русиянең ирекле халыклары форумы" дип аталган хәрәкәт "теләнмәгән" оешма дип танылды. 2024 елның ноябрендә ул террорчылар исемлегенә кертелде. Русия прокуратурасы "Пост-Русиянең ирекле халыклары форумы"на керүче бүлекчәләр "чит илдә яшеренеп ятучы милләтче-сепаратистик хәрәкәтләр" Русияне аерым дәүләтләргә бүлүне максат итеп куя диде.
"Пост-Русиянең ирекле халыклары" форумы Польшада теркәлгән.
Форум сайтында әйтелгәнчә, хәрәкәтнең төп максты - "Русияне структур яктан үзгәртү һәм төзәтү". Аның әгъзалары "Путиннан соңгы бәйсез дәүләтләрнең күчеш хакимиятләрен һәм хөкүмәтләрен булдыру алымнарын карый".
Форум спикерлары арасында татар активисты Нәфис Кашапов, башкорт активисты Руслан Габбасов, Русия оппозиционеры Илья Пономарев, Америка аналитигы Януш Бугайски һәм башкалар бар.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум