Accessibility links

 
Яхталар, АКШта йортлар, миллионлаган долларлар... Санкцияләрдән качарга тырышкан Русия байларын эзләүче KleptoCapture төркеме таратылды
Кайнар хәбәр

Яхталар, АКШта йортлар, миллионлаган долларлар... Санкцияләрдән качарга тырышкан Русия байларын эзләүче KleptoCapture төркеме таратылды


Олег Дерипаска, 2022 елгы фото.
Олег Дерипаска, 2022 елгы фото.

6 февральдә АКШның яңа баш прокуроры Пэм Бондиның Юстиция министрлыгы каршындагы KleptoCapture эшче төркемен таратканлыгы билгеле булды. Бу төркемнең төп максаты санкцияләрне читләтеп узучы Русия олигархларының активларын кулга алу һәм конфискацияләү иде. Төркем прокурорлар, Америка махсус хезмәтләре һәм башка ведомстволар хезмәткәрләреннән торды. Бу төркем кемнәрнең активларын табарга өлгерүе турында сөйлибез.

"Ренова" мөдирләр шурасы рәисе Виктор Вексельберг

2022 елның апрелендә Испания хакимияте АКШ таләбе белән Вексельбергның 90 миллион долларлык Tango яхтасын кулга алды. 2023 елның февралендә Нью-Йорк прокуроры Вексельбергның гомуми бәясе якынча 75 миллион долларлык алты күчемсез милек объектын конфискацияләүне таләп итте.

Олигархның берничә танышын, шул исәптән Фаберже музее башлыгы Владимир Воронченконы, Вексельбергка Америка санкцияләрен урап узарга, активларын саклап калырга һәм акча юарга ярдәм итүдә гаепләде.

Дагыстаннан Федерация шурасы әгъзасы, олигарх Сөләйман Керимов

2022 елның маенда Фиджида олигархның $300 миллионнан артык бәяләнүче Amadea яхтасын кулга алалар һәм АКШка тапшыралар. АКШ юстиция министрлыгы яхта Керимовныкы дип раслый. Шул ук вакытта "Роснефть"нең элеккеге башлыгы Эдуард Худайнатов бу яхтаны үзенеке дип атый һәм аны кайтаруны таләп итә. АКШта конфискация процессын туктаткан мәхкәмә дәвам итә.

2024 елның июнендә Нью-Йорк мәхкәмәсе АКШ Юстиция министрлыгына Amadea яхтасын сатарга рөхсәт итмәде. Америка хакимиятләренә ай саен яхтага хезмәт күрсәтү өчен 740 мең долларга якын акча тотарга туры килә. Узган елның декабрендә The Washington Post газетасы ике ел ярым эчендә АКШ яхтага инде $30 миллион сарыф иткән, дип язды.

ВТБ башлыгы Андрей Костин

АКШ Юстиция министрлыгы мәгълүматларынча, Костин, санкцияләрне читләтеп, бәясе $135 миллионнан артык ике яхта һәм Колорадо штатындагы Аспен тау чаңгысы курортында йорт тоткан. Костин эше нигезендә АКШта ике кеше, шул исәптән "Открытие" банкының элеккеге хуҗасы Вадим Вольфсон тоткарланган.

Олигарх Олег Дерипаска

2022 елның сентябрендә АКШ Юстиция министрлыгы Дерипасканы өч зиннәтле күчемсез милек объектын тоту аркасында санкцияләрне читләтеп узуда, шулай ук үз эшләрендә ярдәм итү өчен ике хатын-кызны – Русия ватандашлары Наталья Бардакова һәм Нью-Джерсида яшәүче Ольга Шрикины яллауда гаепләде. Алар Америка олигархының милкен сатуда, танышларына бүләк алуда һәм Америка ватандашлыгын алу өчен, җирле бала тудыру йортларында аның балаларын тудыруны оештыруда ярдәм иткән.

2024 елның декабрендә АКШ Юстиция министрлыгы Дерипаскадан 2019 елда ярдәмчесе Шрики аша Калифорния музыка студиясен сатудан кергән $3,4 миллионны конфискацияләү турында дәгъва бирде. Олигарх сатудан кергән акчаны Русия хисабына чыгарырга тырышып караган, тик Америка банкы аның акчаларын "туңдырган".

"Царьград" телеканалына нигез салучы һәм аның хуҗасы Константин Малофеев

2023 елның февралендә KleptoCapture тырышлыгы белән Америка банк хисабыннан Малофеевның $5,4 миллион акчасы конфискацияләнгән. АКШ хакимияте олигарх акчаларны үзенең партнеры аша чыгарырга тырышкан, дип раслаган. 2023 елның маенда АКШның баш прокуроры Малофеевтан конфискацияләнгән акчаларны Украинага ярдәмгә күчерергә рөхсәт итте. Мондый акча күчерүнең бу беренче очрагы иде.

Беренче канал алып баручысы Дмитрий Саймс

Узган елның сентябрендә АКШ юстиция министрлыгы Вирджиния штатында яшәүче, Русиянең беренче каналында "Зур уен" ток-шоуын алып баручы Дмитрий Саймс һәм аның хатыны Анастасияне акча юуда гаепләде.

Тикшерүчеләр раславынча, Саймс Беренче каналдан бер миллион доллардан артык хезмәт хакы, шулай ук шәхси шоферлы автомобиль, Мәскәүдәге фатирын тоту һәм ун кешедән торган хезмәткәрләр такымына түләү өчен акча алган.

Алып баручының хатынын Юстиция министрлыгы АКШ санкцияләре астында булган олигарх Александр Удодов (Русия премьер-министрының элекке кияве) өчен АКШ һәм Европада сәнгать әйберләре һәм антиквариат сатып алуда гаепләде.

KleptoCaptureның башка тикшерүләре белән ни булачак

KleptoCapture эшләгән чорда конфискацияләнгән Русия олигархлары активларының гомуми суммасы билгеле түгел. 2024 елның февраленә кадәр, АКШның ул вакыттагы баш прокурор урынбасары Лиза Монако хәбәр иткәнчә, төркем 700 миллион долларга якын акчаны конфискацияләүгә ирешкән һәм 70тән артык кешегә карата Русиягә каршы санкцияләрне бозуда гаепләү белдергән.

АКШның яңа администрациясе фикеренчә, KleptoCapture прокурорлары наркокартельләр һәм халыкара бандаларга каршы көрәшкә күчереләчәк.

Reuters агентлыгы мәгълүматларына караганда, төркем инде тикшерә башлаган эшләрен ахырына җиткерәчәк, әмма Юстиция министрлыгы базасында түгел. KleptoCaptureны кайсы оешма алмаштырыр, билгесез.

Мәкаләнең оригиналы: Настоящее время.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG