АКШ президенты Доналд Трамп Русия президенты Владимир Путин белән телефоннан сөйләште. Сөйләшү якынча ике сәгать ярым дәвам итте.
Ак Йорт чыгарган белдерүгә караганда, "президент Трамп һәм президент Путин Украинада тынычлык урнаштыру һәм утны туктату турында фикер алышты". Белдерүдә тагын әйтелгәнчә, "тынычлыкка таба хәрәкәт" энергетика инфраструктурасына һөҗүмнәрне туктатудан, шулай ук Кара диңгездә утны туктату мәсьәләсен хәл итү турындагы сөйләшүләрдән башланачак.
"Бу сөйләшүләр Якын Көнчыгышта кичекмәстән башланачак", дип белдерде Ак Йортның матбугат сәркатибе Кэролайн Левитт.
Кремль дә Русия һәм АКШ президентлары арасында булган телефон сөйләшүеннән соң белдерү чыгарды. Анда тарафларның "Украина тирәсендәге вазгыять турында жентекле һәм ачык фикер алышу дәвами итүе" әйтелә.
Сөйләшү барышында дәүләт башлыклары 30 көнлек утны туктату мәсьәләсен күтәргән, ди хәбәр итте Кремль.
"АКШ президенты тәкъдим иткән 30 көнлек утны туктату башлангычы кысаларында Русия утны туктатуның бөтен фронт сызыгы буйлап контрольны тәэмин итү, Украинада мобилизацияне туктату һәм Украина кораллы көчләрен коралландыруны туктату шартларын билгеләде", диелә белдерүдә.
Моннан тыш, анда Трамп һәм Путин "дөнья тотрыклыгы өчен уртак җаваплылык кысаларында икеяклы мөнәсәбәтләрне нормальләштерү" яклы булуларын белдерде диелә.
Шулай ук Путин 19 март көнне Русия белән Украина әсирләрен "175кә 175" формуласы белән алмашачагын әйтте.
Сөйләшү алдыннан Трамп Украина сугышын тәмамлау мәсьәләсендә килешүнең күп нечкәлекләре инде сөйләшенгәнен әйтте.
"Ләкин башкарасы эшләр күп әле. Меңләрчә яшь солдатлар һәм башка кешеләр үлә. Һәр атна ике яктан да 2500 хәрби һәлак була һәм моңа нокта куелырга тиеш. Мин Русия президенты Владимир Путин белән сөйләшүне түземсезлек белән көтәм", дип язды ул.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум