RusNews журналисты, Уфадагы Навальный штабының элекке волонтёры Ольга Комлеваның ире аны Уфа тикшерү изоляторында тынгысызлауларына зарланып Русия баш прокуратурасына мөрәҗәгать иткән.
Ольга Комлеваны хуплаучы Telegram-каналда чыккан хәбәргә күрә, сәерлекләр ике атналап элек башланган. 8 мартта колониядә эшләүче бер хатын-кыз Комлеваны кыска гына вакыт эчендэ ике тапкыр тентегән: берсе душка чыкканда, икенче юлы душ керер алдыннан.
Ике көннән соң, шул ук сакчы хатын Комлевада шәхси тентү үткәргән, тентегән чакта күкрәгенең имчәк тирәләрен капшаган, ә Комлева йөрештән кергәч, кабат куллары белән аның күкрәген һәм имчәкләрен капшап узган, диелә хәбәрдә.
Шулай ук 14 март көнне шул ук күзәтүче хатын Комлеваның арт санына кагылган. Комлева исә аннан күкрәгенә беркетелгән теркәгечне кабызуны таләп иткән һәм үзенә кагылмауны сораган, дип хәбәр ителә.
Журналистның ире баш прокурор Игорь Красновтан колониядәә эчке кагыйдәләрнең үтәлешен тикшерүне һәм шәхси тентү үткәрү заруриятенең чикләре бозылмаганмы икәнен ачыклауны сорый.
"Душка алып чыккан чакта нигә ике тапкыр тикшерергә кирәк булган? Сакчының колония хезмәткәрләре Комлева О. Ю.-га йөреш вакытында, посылка тапшырганда тыелган әйберләр биргән дип уйларга нигезе булган да, шуңа күрә кесәләре булмаган килеш аның күкрәкләрен, арт санын капшарга кирәк булганмы?", дип сорый ире шикаятендә.
Вячеслав Комлев әйтүенчә, хатыны сакчының гамәлләрен үзенең шәхси абруен кимсетердәй дип бәяли.
"Не Москва" искәртүенчә, Ольга Комлева изолятор хезмәткәрләренә каршы дәгъвасында хатларны тулысынча тапшырмауларын әйткән булган.
- RusNews журналисты һәм активист Ольга Комлеваны узган ел 27 мартта Уфада тоткарладылар. Аны "экстремист оешма эшчәнлеген оештыруда" (Русия Җинаять кодексының 282.2нче маддәсе) гаеплиләр. Коррупциягә каршы көрәш фонды белән бәйле җинаять эше турында сүз бара. Оешма тыелганчыга кадәр Комлева Уфадагы Навальный штабы волонтеры иде.
- Июль аенда исә бу җинаять эшенә тикшерү гаскәр турында ялган мәгълүмат тарату турында да маддә өстәде.
Августта Росфинмониторинг аны "террорчылар һәм экстремистлар" исемлегенә кертте. - Комлева RusNews өчен аерым алганда Баймакта бер ел элек гыйнварда узган протест чараларын яктырткан иде. Журналист сәяси тоткын Лилия Чанышеваны хуплады, активистларның мәхкәмәләренә йөрде.
- Оппозиционер сәясәтче Алексей Навальный нигез салган Коррупциягә каршы көрәш фондын 2021 елның июнендә "экстремист оешма" дип игълан иттеләр. Оппозиционерның оешмалары белән хезмәттәшлек иткән өчен җинаять эзәрлекләве булган дистәләгән очрак турында билгеле. Коррупциягә каршы көрәш фондына әз генә акча күчерүне дә Русия хакимиятләре экстремизмны финанслау дип бәяли.
- Былтыр майда "Сәяси тоткыннарны хуплау. Мемориал" хокук яклау проекты Комлеваны сәяси тоткын дип таныды.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум