Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркиядә Истанбул мэры Әкрәм Имамоглу тоткарланган


Әкрәм Имамоглу
Әкрәм Имамоглу

Төркиядә президент Рәҗәп Эрдоганның төп сәяси оппоненты Истанбул мэры Әкрәм Имамоглу тоткарланган. Бу хакта AFP һәм Төркия медиалары хәбәр итә.

Аnadolu дәүләт агентлыгы хәбәр итүенчә, Истанбул мэры һәм тагын якынча йөз кешене, аерым алганда эшмәкәрләрне һәм журналистларны кулга алуга прокуратура рөхсәт биргән.

Аларга каршы белдерелгән гаепләүләр арасында җинаятьчел оешма белән җитәкчелек итү һәм аны оештыру, янау юлы белән акча таләп итү, ришвәтчелек, шәхси мәгълүматларны канунсыз алу һәм тендер нәтиҗәләрендә хәрәмләшүләр бар.

Прокуратура Истанбул мэры һәм "башка күп кешеләр" эшмәкәрләрне акча бирергә мәҗбүр иткән, гаделсез табыш алган, җинаятьчел юл белән алынган керемнән акча юган дип бара, Әкрәм Имамоглуны "җинаятьчел оешманың җитәкчесе" булган диелә.

Тоткарланыр алдыннан Истанбул мэры Твиттерда болай дип язды:

"Халыкның ихтыяры куркыту һәм канунсыз гамәлләр белән бастырыла алмый. Язмышымны Истанбулның 16 мең халкына гына түгел, ә 86 миллион Төркия ватандашына һәм дөньяда демократияне һәм гаделлекне яклаучыларга тапшырам. Төп хокуклар һәм ирек өчен көрәштә чигенмәячәкмен", диде.

Алдагы көнне Истанбул университеты "ачыктан-ачык хата" сылтавы белән Әкрәм Имамоглуның дипломын гамәлдән чыгарды. Медиалар билгеләп узганча, бу Истанбул мэрының президент сайлауларында катнашу мөмкинлеген бетерә, чөнки намзәтнең университет дипломы булырга тиеш. Имамоглу әлеге карарны канунсыз дип атады һәм академик система эшчәнлегенә сәяси тыкшыну дип белдерде.

Белешмә: Кем ул Әкрәм Имамоглу

2019 елда Истанбул мэры вазифасына сайланды. Башта Рәҗәп Эрдоган аның хакимияткә килүен танымады һәм яңадан сайлау оештырырга тәкъдим итте. Шуннан соң яңа сайлау узды. Икенче тапкырда да иң күп тавышны Имамоглу җыйды.

Соңрак Имамоглуга карата җинаять эше ачылды. Аның беренче сайлауны гамәлдән чыгаруларын "җүләрлек" дип атаганы өчен хөкем иттеләр. 2022 елның декабрендә аны 2,7 елга төрмәгә утырту карары чыкты. Прокурор моның белән килешмәде һәм шикаять итте.

Узган елны да Җөмһүрият халык фиркасе вәкиле Әкърәм Имамоглу Истанбул мэры сайлавында кабат җиңү яулады. Мәйдан тулы үз тарафдарлары каршында чыгыш ясап, халык сайлау аша бер кешенең диктатыннан баш тартырга теләвен күрсәтте дип белдерде ул.

Имамоглуның киләчәктә Эрдоганга алмашка президент булачак дип фаразлаучылар да бар. Эрдоган да 1994 елда Истанбул мэры булып сайланганнан соң сәяси көрәш юлы аша Төркия хакимиятенә килде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG