Татарстанда Украинадагы сугышта катнашучылар арасыннан дәүләт оешмаларында һәм дәүләт ширкәтләрендә эшләүчеләрне әзерләүче "Батырлар — Татарстан каһарманнары" програмында катнашырга бер айда 1,3 мең кеше гариза тапшырган.
Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов сугышчыларга кадрлар програмы турында мәгълүмат бирү эшен арттырырга һәм аларга ярдәм итәргә кушты дип яза Бизнес Online.
"Бүген програмда катнашучыларга гына түгел, махсус хәрби операция (Украинага һөҗүмне Русиядә шулай дип йөртәләр — ред.) ветераннарының барысына да ярдәм күрсәтү мөһим. Аларны эшкә урнаштыру, эшмәкәрлекне яклау, җәмәгать өчен файдалы эшкә җәлеп итү өстенлекле бурычлар булып тора", дип китерә Миңнеханов сүзләрен аның матбугат үзәге.
Гаризаларны 18 февральдә кабул итә башлаганнар иде. Ул Путин кушуы белән башлатылган "Время героев" федераль програмының бер төре булып тора. Беренче чиратта "махсус хәрби операция ветераннарын" укыту күздә тотыла. Ә хәзерге вакытта сугышта булучыларны демобилизацияләнгәннән соң гына укытачаклар, дип хәбәр ителде.
Програм җитәкчеләреннән берсе Игорь Привалов сайланып алучылар КФУның Югары мәктәбендә укыячак дигән иде.
Аның әйтүенчә, програмда катнашучылар төрле урыннарга күп йөриячәк, хезмәткәрләр белән ничек эшләүне, эшне оештыруны өйрәнәчәк.
- Рөстәм Миңнеханов Русия президенты Владимир Путин белән очрашуда мобилизация вакытында һәм контракт белән республикадан Украинадагы сугышка 38 169 кеше китте, дип белдерде. Азатлык Радиосының ачык чыганаклардан туплаган мәгълүматына күрә, бүгенгә сугышта республикадан 4404 кеше һәлак булган. Русия хакимиятләре югалтулар турында хәбәр итми, шуңа чынлыкта югалтуларның саны шактыйга күбрәк булуы бар.
- Узган ел хакимиятләр сайлау кампанияләренә Украинага каршы сугышкан кешеләрне җәлеп итәргә тырышты. Владимир Путин аларны Русиянең "чын элитасы" дип атаган иде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум