Ижау шәһәренең алтынчы гимназиясендә укучылар татар телен фән буларак өйрәнә. “Татар халкының танылган улы, шагыйрь Габдулла Тукайга багышланган атналык уздыру биредә инде гадәткә әверелде. Быел шагыйрьнең тууына 125 ел тулу уңаеннан туган тел атналыгы программасы да бик бай”, диде татар теле укытучысы Лариса Моратова.
Икенче сыйныф укучылары башта гимназия китапханәсендә тупланган китаплар белән танышты. Тукайның иҗатына, тормыш юлына багышланган китаплар, шулай ук аның балалар өчен язылган әсәрләре китапханәдә күпләп тупланган. Татар теле укытучысы, китапханәче Гөлфинә Фәүзиева, укучыларның Тукай китаплары белән кызыксынып, китап киштәләренә алар еш үрелә, диде.
Гимназиядә күп еллар фәннәрне үзләштерүдә укытучылар махсус план буенча эшли. “Балаларга темаларны үзләштерү, аларның фикерләү рәвешен үстерү максатыннан төрле фәннәрне укытучылар уртак план төзеп эш итәбез”, диде Лариса Моратова.
Малайлар-кызлар Тукайның әсәрләрен өйрәнеп, үз фикерләрен рәсем дәресләрендә иҗади формада белдерде. Балалар ясаган әлеге рәсемнәр буенча Тукай атналыгында рәсем сәнгатенә багышланган бәйге дә оештыру күздә тотыла. Бу хакта рәсем укытучысы Елена Дюдина әйтте.
Балалар үз яшьләренә туры килгән программадагы әсәрләрне, дөрестән дә, яхшы өйрәнгән. Укучылар бер-берсен кабатламыйча, үзенчәлекле рәсемнәр ясаган. Аларда малай-кызлар күңеленә кереп калган - Шүрәле, Су анасы, Кәҗә белән Сарык та, Тукайның башка әсәрләрендәге геройлары сурәтләнгән.
Шулай итеп, балалар рәсем дәресендә әдәбият дәресендә үткән темаларны да исенә тешерде, әсәрләрдәге образларны үзләре аңлаганча сурәтләде дә. Татар теле укытучысы Лариса Моратова сүзләренчә, әдәбият дәресләрендә балаларга рәсем ясарга вакыт калмый, һәм рәсем ясау методикасын әдәбият укытучысы бирә дә алмый. Шушындый бергәләп, алдан киңәшләшеп уздырылган дәресләр күпкә отышлы.
Туган телне өйрәтү – бөек эш. Аны гимназия укытучылары төрле алымнар кулланып башкара.
21 апрельдә, татар гимназиясендә Габдулла Тукайның тууына 125 тулу уңаеннан шигърият бәйрәме узды. Бәйрәмдә Татарстан Язучылар берлегеннән дә вәкилләр катнашты. Ә иртән Ижау мәктәпләренең татар сыйныфларында укучылар сәнгатьле укуда ярышҗы, шулай ук ачык дәресләр узды.