Accessibility links

Кайнар хәбәр

Акмәчеттә әләктән соң ике мөселман мәктәбен япканнар


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Мәктәпләрне Русияне хуплаучы кырымтатар активисты Эйваз Умеров әләкләгән диелә.

Кичә, 4 июльдә аннексияләнгән Акмәчеттә (Сиферополь) Русия куәт оешмалары вәкилләре ике мөселман мәктәбенә килгән. Анда янәсе хокук бозулар ачыклаганнар, Русиядә тыелган әдәбият тапканнар һәм мәктәпләрне япканнар.

Крым.Реалиига #LiberateCrimea халыкара хәрәкәтендә әйтүләренчә, мәктәпләрне Русияне хуплаучы кырымтатар активисты Эйваз Умеровның әләгеннән соң япканнар.

"Умеров үзенең "ВКонтакте"дагы сәхифәсендә бу мәктәпләрнең янәсе Русиягә каршы идеологик юнәлештә эшләве турында мәгълүмат чыгарган. Үзенең постына фикер калдырып, ул "бу бөтен куәт оешмалары вәкилләренә җибәрелә һәм нәтиҗәсе бар", дип хәбәр иткән.

2014 елга кадәр Умеров Судак төбәк мәҗлесен җитәкләмәкче иде, тик аны кешеләр хупламады. Аннексиядән соң ул Судак хакимияте башлыгы урынбасары булды. Былтыр гыйнварда аны "вазифаи вәкаләтләрен арттыру" маддәсе нигезендә өч елга ирегеннән мәхрүм иттеләр. 2019 елда Судак хакимият башлыгы урынбасары булган чакта Умеров үзенең хезмәткәрен кыйнаган диелде.

Хәзерге вакытта Умеровның Украинага каршы сугышта Русия ягында сугышуы искәртелә. Ул сугышка колониядән, Русия саклану министрлыгы белән контракт төзеп киткән дип яза Крым.Реалии.

Акмәчеттә ике мөселман мәктәбенең ябылуын ТАСС та язды. "Акмәчеттә Украина яклы мөселман оешмасы - "Таврида мөфтиятенең" ике канунсыз ислам мәктәбе ябылган. "Таврида мөфтияте" оешмасының тарафдарлары балалар аша аларның ата-аналарының башын бутамакчы булган", дип язды медиа.

  • Украинада тыныч гомер кичергән мөселманнар Русия Кырымны басып алганнан бирле куркуда яши.
  • Кырымтатарларны мәхкәмәләрдә яклаучы адвокат Эмиль Курбединов әйтүенчә, 2014 елдан бирле аларның адвокатлар төркеменә 130дан артык мөселман яклау сорап мөрәҗәгать иткән. Бу мөселманнарның кайберләре төрмәләргә утыртылган, кайберләре мәхкәмә көтә.
  • Курбединов сүзләренчә, 90%тан артыгын "Хизб ут-Тәхрир" хәрәкәтендә катаншуда гаепләп хөкем итәләр, террорчы дигән ярлык тагалар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG