Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәхкәмә Киров өлкәсенең элекке губернаторы Никита Белыхны аклады


Никита Белых 2018 ел
Никита Белых 2018 ел

Вәкаләтләрдән явызларча файдалану турындагы җинаять эшен 2021 елда, Белых ришвәтчелек турындагы эш нигезендә утырган чакта ачтылар.

Киров өлкә мәхкәмәсе Киров өлкәсенең элекке губернаторы Никита Белыхны вәкаләтләрдән явызларча файдалану турындагы җинаять эшендә аклаган. Бу хакта "Интерфакс" хәбәр итә.

Элегрәк бу җинаять эше нигезендә губернаторны гаепле дип тапканнар иде, тик җәза бирү вакыты чыкканга аны җәзадан азат иттеләр. Адвокаты апелляция тапшырды һәм мәхкәмә аны гаепсез дип тапты.

Вәкаләтләрдән явызларча файдалану турындагы җинаять эшен 2021 елда, Белых ришвәтчелек турындагы эш нигезендә утырган чакта ачтылар. Тикшерү фаразынча, губернатор "үзе кызыксынганга күрә" Киров төбәге ипотека корпорациясенә бер шәхси ширкәткә 320 миллион сум бурыч бирергә рөхсәт иткән. Тикшерү әйтүенчә, бу акчалар кире кайтмаган.

Белых беренче җинаять эшендә дә, икенчесендә дә гаебен танымады.

21 июньдә ришвәт алуда гаепләнеп сигез елга хөкем ителгән Никита Белых җәза вакыты чыгу сәбәпле иреккә чыкты.

  • 2005-2008 елларда Никита Белых "Уңчы көчләр берлеге" ("Союз правых сил") оппозицион фиркасен җитәкләде.
  • Аны Киров өлкәсе губернаторы итеп Дмитрий Медведев билгеләде, бер аралар киңәшчесе булып Алексей Навальный эшләде.
  • 2018 елда Никита Белыхка 8 ел кырыс шартлы төрмә җәзасы бирелде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG