Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ дәүләт сәркатибе Эр-Риядта Лавров белән очрашачак


Марко Рубио
Марко Рубио

18 февраль көнне Вашингтон һәм Мәскәү арасында Украинада солых урнаштыру турында сөйләшүләр узарга тиеш. Анда Украина вәкилләре катнашмый. Лавров җирләр мәсьәләсендә Украинага юл куюлар булмаячак диде.

АКШ дәүләт сәркатибе Марко Рубио Согуд Гарәбстанына килде. Биредә иртәгә, 18 февраль көнне Вашингтон һәм Мәскәү арасында Украинада солых урнаштыру турында сөйләшүләр узарга тиеш.

Бүген, 17 февральдә Кремль матбугат хезмәте әлеге очрашуда Русия ягыннан тышкы эшләр министры Сергей Лавров һәм Русия президенты ярдәмчесе Юрий Ушаков катнашачагын хәбәр итте. Алар да Согуд Гарәбстанына бүген киләчәк.

Associated Press агентлыгы белән Axios басмасы аноним түрәгә сылтанып, әлеге сөйләшүләрдә АКШ ягыннан дәүләт иминлеге киңәшчесе Майкл Уолтц һәм махсус илче Стив Уиткофф та катнашачак, дип ышандыра.

Согуд Гарәбстанындагы сөйләшүләрдә Украина вәкилләре катнашмаячак. NBC News Вашингтон тарафлар белән аерым-аерым очрашырга тели дип яза. Украина президенты Владимир Зеленский Киев бу сөйләшүләр турында белмәде һәм аларны танымаячак, диде.

Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров солых сөйләшүләрендә Мәскәү Украинага җирләр мәсьәләсендә юл куймаячак, дип белдерде. Аның фикеренчә, украин гаскәрләре Украинаның көнчыгышында "ерткычлыклар кыла".

Шул ук вакытта Лавров Согуд Гарәбстанына барачагын раслады. Ул беренче чиратта Америка ягының тәкъдимнәрен тыңларга телим, дип белдерде.

Кичә АКШ дәүләт сәркатибе Марко Рубио сугышны туктату өчен Украина катнашында һәм АКШның бөтен дөньядагы беректәшләре катнашында киңрәк сөйләшүләр уздыу өчен шартлар эзләвен әйтте. Киләсе берничә атнада һәм көндә Путинның бу мәсьәләгә ни кадәр җитди каравы билгеле булырга тиеш, диде ул.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG