Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШның матбугат клубы Алсу Кормашеваны "нахакка тоткарланган" дип танырга чакыра


Алсу Кормашева
Алсу Кормашева

Журналистлар һәм хокук яклаучылар Алсу Кормашева өчен көрәшүдән туктамаячак, ди дәүләт матбугат клубының президенты Эмили Уилкинс.

АКШның дәүләт матбугат клубы Дәүләт депратаментына мөрәҗәгать итте һәм Азатлык радиосы журналисты Алсу Кормашеваны "нахакка тоткарланган" дип танырга чакырды. Бу хакта оешманың сайтында хәбәр ителә.

"Дәүләт матбугат клубы һәм аның журналистлар берләшмәсендәге тарафдарлары чит ил хакимиятләре тарафыннан тоткарланган журналистларны Дәүләт департаментының нахакка тоткарланган дип кичекмәстән тануы кирәк дип белдерә", ди дәүләт матбугат клубының президенты Эмили Уилкинс.

Аның әйтүенчә, әле узган елның апрелендә үк АКШ президенты Джо Байденга журналист Кормашевага карата сәясәтне үзгәртергә кирәк булуы турында хат җибәргәннәр. Ноябрьдә дәүләт сәркатибе Энтони Блинкенга исә чит илләрдә тоткарланган журналистларга беренче чиратта игътибар бирүне сорап үтенеч хаты юлланган. Тик бу мөрәҗәгатьләргә җавап булмады, шулай ук берни эшләнмәде, ди ул.

Эмили Уилкинс искәртүенчә, журналистлар һәм хокук яклаучылар Алсу Кормашева өчен көрәшүдән туктамаячак. Байденга язылган хатта барлыгы 19 оешма — матбугат иреген яклаучы һәм журналист оешмалары имза калдырган.

Хатта әйтелгәнчә, Алсу Кормашева эше бөтен яклап та аны нахакка тоткарланган дип танырга мөмкинлек бирә.

"Ул журналист булганы өчен кулга алынды, ә журналистика — җинаять түгел. Русиядә аны тоткарлауларының бердәнбер сәбәбе шул — аны үзләренекеләргә алмаштыру өчен тоткарладылар, —диелә хатта. — Журналистлар берләшмәсе Алсуга тиешле ярдәм күрсәтелсен өчен чаралар күрелүен таләп итә. Аны сигез ай буе сак астында тоталар, балалары һәм ире белән күрешергә рөхсәт итмиләр. Дәүләт департамаенты кичекмәстән Алсуны нахакка тоткарланган дип игълан итәргә тиеш".

Былтыр апрельдә АКШ дәүләт департаменты The Wall Street Journal басмасы журналисты Эван Гершковичны Русия "канунсыз тоткарлады" дип таныды. Әлеге статус аны тотык дип тануга тиң һәм Вашингтонга Гершковичны азат итү өчен өстәмә кораллар кулланырга мөмкинлек бирә. Мәсәлән, Америка ватандашын алмашу турында сөйләшүләр алып бара алачаклар. Эван Гершковичны узган елның 30 мартында шымчылыкта гаепләп Екатеринбурда тоткарладылар.

  • Алсу Кормашева — АКШ һәм Русия ватандашы, ул Чехия башкаласы Прагада ире һәм ике баласы белән яшәде. Журналист гаилә сәбәпләре белән былтыр май уртасында Казанга кайтты.
  • 2023 елда 2 июнь көнне аны Казан һава аланында куәт оешмалары вәкилләре тоткарлады һәм ике паспортын да — Американыкын да, Русиянекен дә тартып алды. Аңа икенче ватандашлыгы турында Русия хакимиятләренә белдермәгән өчен җинаять эше ачылды (РФ Җинаять кодексының 330.2 маддәсе), 10 мең күләмендә штраф салынды.
  • Шул беренче хөкем карары көченә кергәнен көткән арада, 18 октябрьдә, Алсу Кормашева тоткарланды. Аңа үзен ят агент булуын белдертмәү сылтамасы белән җинаять эшен ачтылар (РФ Җинаять кодексының 330.1 маддәсе). Бу Русиядә беренче шундый очрак.
  • 18 октябрьдән бирле Алсу вакытлыча тоту изоляторында.
  • Былтыр декабрьдә исә аңа Русиянең хәрби көчләре турында "фейклар" тарату маддәсе нигезендә яңа җинаять эше ачылды. Җинаять эше Азатлык 2022 елда чыгарган "Нет войне" ("Бетсен сугыш") китабын чыгару өчен ачылган. Шулай итеп, хәзер Русия хакимияте Кормашеваны әлеге китапны тарату эшенә бәйләргә тырыша. РФ Җинаять кодексының "фейклар" турындагы 207.3 маддәсе нигезендә Алсу Кормашевага 10 елга кадәр төрмә яный.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG