Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кариев театры Украина сугышы турында спектакль куярга тели


Ренат Әюпов
Ренат Әюпов

Бу — сугышны хуплап күрсәтергә теләүче беренче профессиональ татар театры.

Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачылар театры Русиянең Украинага каршы сугышы турында спектакль куярга җыена. Бу хакта бүген театрның баш режиссеры Ренат Әюпов "Татар-информ" дәүләт агентлыгында узган матбугат очрашуында белдерде.

— Хәзер шундый чор, яшьләрне һәм балаларны патриотик рухта тәрбияләү юнәлешендә бездән "СВО"га (махсус хәрби операция — Русиянең Украинага каршы алып барган сугышын Русиядә шулай атарга кушалар) бәйле спектакль сорыйлар. Бу нәүбәттән бер автор белән сөйләшү бара. Кызыклы мәгънәви спектакль булырга тора, — диде ул.

Әюпов сүзләренчә, әлегә әзер пьеса язылмаган. Сугыш турында спектакль кайчанга әзерләнәчәге дә билгеле түгел.

Русиянең Украинага каршы сугыш башлавыннан соң сәнгать һәм мәдәният өлкәсенә дә басым көчәйде. Аеруча, бу Мәскәү белән Петербурда күзәтелде. Моңа кадәр татар сәнгате өлкәсендә тынычлык хөкем сөрде. Экспертлар моны татарларның эчке эмиграциягә китүе, яшерен протест дип аңлатты. Цензура көчәйсә, татар сәнгате югалтулар кичерәчәк, диде алар. Шулай да төрле чикләүләр милли театрларга йогынты ясый башлады.

Моңа кадәр профессиональ татар театрлары Украина сугышы турында спектакль күрсәтмәде. Шулай да 2023 елда Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры язучы Гүзәл Яхинаның "Дети мои" романына нигезләнгән спектакльне куймаячагын әйтте. Театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев моны төрле сәбәпләр белән аңлатты, ләкин мәсьәләнең сәяси ягын атамады. Гүзәл Яхина Русиянең Украинага һөҗүмен хөкем итте. 2022 елда Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия театры Гүзәл Яхина әсәре нигезендә куелган "Зөләйха күзләрен ача" спектаклен репертуардан алды.

Ел башында КФУның "Мизгел" театры Украинадагы сугыш турында спектакль куйды. "Җәлилгә хат" дип аталган спектакльнең режиссеры — Тинчурин театры артисты Илфак Хафизов, сценарий авторы — Резидә Зәйниева-Гобәева.

Быел Башкортстанда Украина сугышын хуплаучы һәм Баймак вакыйгаларын кимсетүче фильм төшерүгә 14,3 млн сумлык грант бирелде.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.

башка яңалыклар

XS
SM
MD
LG